Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт куйган ветеран укытучыларны хөрмәтләделәр [+фото]

Бөек Ватан сугышы елларында мәгариф өлкәсендә яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдә фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләү районыбызда күркәм гадәткә әйләнде. Әлеге чараның иң тәүгесе Сабабаш төп мәктәбендә 1995 елда узган. Беренче очрашуда 200 мәгариф ветераны катнашса, инде сафлар сирәгәйгән, ачлыгын да, юклыгын да үз җилкәләрендә күтәргән хезмәткәрләр инде районда...

Бөек Ватан сугышы елларында мәгариф өлкәсендә яшь буынны белемле һәм тәрбияле итүдә фидакарьләрчә хезмәт куйган ветераннарны хөрмәтләү районыбызда күркәм гадәткә әйләнде. Әлеге чараның иң тәүгесе Сабабаш төп мәктәбендә 1995 елда узган. Беренче очрашуда 200 мәгариф ветераны катнашса, инде сафлар сирәгәйгән, ачлыгын да, юклыгын да үз җилкәләрендә күтәргән хезмәткәрләр инде районда 51 генә калган.

Быел очрашуның традициягә кергән урыны булган Сабабаш төп мәктәбенә шуларның 30га якыны гына килә алган иде.

Ветераннарны башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев тәбрикләде. "Быел илебез 69нчы тапкыр милләтенә карамыйча үткәрелә торган бөек бәйрәм - Җиңү көнен каршылый. Күп югалтулар, кан-яшь, тиңдәшсез батырлык бәрабәренә яуланган 9 май - Бөек Җиңү көне бөтенхалык бәйрәме. Сез - михнәтле елларны үз җилкәгездә кичергән буын вәкилләре. Инде киләчәк гомерегезне балалар игелегендә, тыныч тормышта үткәрергә язсын",- дигән теләкләрен җиткерде.

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илфат Шакиров та мәгариф ветераннарына тирән хөрмәтен белдереп, рәхмәт сүзләре ирештерде.

Мәгариф ветераннарының чәчләренә чал кереп, еллар шаукымы йөзләренә буразналар сызса да, күңел көрлеген, кәеф күтәренкелеген югалтмаганнар. Үзләре мөстәкыйль йөри алганнары да, мәктәп директорларының кадер-хөрмәтендә култыклашып йөреп тә очрашуны тагын да җылы, нурлы итүчеләре дә бар араларында. Аларның сөйләшеп сүзләре бетмәде, хәтер йомгагын сүтеп, сагышлы үткәннәрен күңелдә озак яңарттылар.

1967-977 елларда Саба районы мәгариф бүлеге башлыгы булып эшләгән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Халит Сабиров та әлеге очрашуның кадерле кунагы булды. "Сабага ашкынып, канатланып кайтам,- диде ул. - Яшьлек эзләрем калган район буларак та бик кадерле Саба миңа. Мин эшләгән чорларда да район буенча мәгариф өлкәсендә зур үзгәрешләр булды. Биш урта мәктәп, алты сигезьеллык мәктәп салынды, укытучыларның белемнәрен күтәрү максатыннан кичке мәктәпләр ачылды. Бүгенге очрашудан да зур тәэсирләр белән китәм",- ди мәгариф ветераны.

Мишәбаш авылыннан 35 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Дания Шакирова да күңелендәге истәлек-хатирәләрен уртаклашты. "Тагын бер яшь гомерем кабатланса, бары укытучы һөнәрен генә сайлар идем. Бөтен йөрәгемне биреп, эшемне чын күңелдән яратып эшләдем. Ул вакыттагы шартлар белән бүгенгене чагыштыра торган түгел иде шул. Ирем агроном булып эшләде, рәсемгә бик һәвәс кеше иде. Күрсәтмә әсбаплар юк ул вакытта, балаларның күз алдында ныграк калсын дип ирем обойга дәрес өчен кирәкле сурәтләрне төшерә иде. Шулай гаилә белән укыттык без ул вакытта. Акбур таба алсаң зур куаныч иде инде .Безнең гаиләнең укытучылык стажы бик зур, өч киленем, бер улым да шушы һөнәр ияләре".

Олы Кибәчедән Суфия Сафина гомерен 44 елын укытучылыкка багышлап, ачлы-туклы килеш балаларга белем бирүләрен үткәндәге сагышлы да, шул вакытта яшьлекнең иң матур чорлары дип искә алды. Кызыл Мишәдә яшәүче Луиза Яруллина да 1950-1983 елларда Тимершык мәктәбендә тарих фәненнән белем биргән хөрмәтле укытучы. " Бер чорда эшләгән хезмәттәшләрне күреп, хәлләр белештек, хатирәләрне яңарттык. Бик күңелле очрашу булды ",- дип Луиза апа оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Мәгариф ветераннары белән әлеге җылы, матур очрашу гимназия укытучыларының сугышчан программага нигезләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Ветераннар үзләре тормыштагы активлыкларын югалтмаганнар, җитез хәрәкәтләр белән биеп тә күрсәттеләр, Урта Саба авылыннан 86 яшьлек Әминә Гарипова яшь чакта яратып җырлый торган " Кыр казлары китте санамадым" дигән җырын да бүләк итте.

Әлеге очрашуның матур гадәте - билгесез солдат каберенә венок салу һәм ветераннар аллеясына агач утырту йолаларын да күңел күтәренкелеге белән башкардылар. Тарихта исемең калсын дисәң, агач утырт, үзеңнән соңгы буынга якты эзең кала, диләр. Ветераннарыбыз да нәкъ менә шушы гыйбарәгә тугры калып, изге эшне дәвам иттеләр. "Мондый матур, үзенчәлекле чараның нәкь менә безнең мәктәптә үтүенә без бик горурланабыз, төрле елларда ветераннар утырткан агачлар - үзе тарихи ядкарь"- ди Сабабаш мәктәбе директоры Харис Насыйров. Очрашуда озак еллар мәгариф бүлеген җитәкләгән, бүген дә районыбызның тыл ветераннары турында китап чыгаруда мәгълүматлар туплап, үзеннән зур өлеш кертүче Хәйдәр Хисанов дә әлеге очрашуны бер гомер дип бәяләде. Ветераннарга ул :"Үзебезнең хәтерне бездән соңгы буынга тапшыру- иң зур бурычыбыз, яшебез һаман олыгаюга таба бара, үткән тарихыбыз яшь буын өчен бик кыйммәт һәм мөһим, шуны онытмыйк", - дип мөрәҗәгать итте.

Озак еллар мәгариф бүлеге мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз комитетын җитәкләгән Гөлнәзирә Гүзәлова ветеран укытучыларның сафлары нык булуын, яшьлектә күргән авырлыкларның әҗерен карлыкта күрергә язып, озак яшәүләрен теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев