Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы - тарихи ФОТОларда

1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. 75 ел элек шушы көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугышта Ватаныбыз 27 миллион кешесен югалта. Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әби-бабаларыбыз алдында баш иябез.

Бөек Ватан сугышында җиде бертуган абыйсын югалткан бу белорус хатыны ел саен 22 июньдә һәр абыйсы өчен берәр ипи пешергән.
Воронеж фронты. КВ-1 танкы нимесләрнең танк колоннасын атып, юк иткән. Танктан бераз алдарак, уң якта яңа убылган чокыр. Совет танкистын шунда төшеп шартлаган снаряд кыйпылчыгы үтергән.
Төньяк Осетиядән җиде бертуган - Мөхәммәт, Маһарбәк, Хуҗаисмел, Җарәхмәт, Сәетҗан, Шамил, Хәсәнбәк Газдановлар да сугыштан әйләнеп кайтмыйлар. Соңгы улларының да үлем хәбәре килгәч, әтиләре белән әниләре бу хәсрәттән бер-бер артлы үлеп китәләр.
Әсирлеккә төшкән нимес пехотачылары һәм очучылары колоннасы. Мәскәү яны, 1944 ел.
Фашистлар үтергән поселок халкына исән калганнар ясап куйган такта-һәйкәл. Киев өлкәсе, 1943 ел.
http://tatyash.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев