Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Бибарцева вафат булган

Буген шомлы хәбәр килеп иреште - Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Хәсән кызы Бибарцеваның йөрәге тибүдән туктады - сугыш һәм хезмәт ветеранына Җиңүнең 70нче язын каршылау насыйп булмаган... Быел июль аенда аңа 95 яшь тулырга тиеш иде. Тәскирә апаның гаиләсенең,туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Узган чәршәмбедә генә газетабызда Тәскирә апаның язмасы...
Буген шомлы хәбәр килеп иреште - Бөек Ватан сугышы ветераны Тәскирә Хәсән кызы Бибарцеваның йөрәге тибүдән туктады - сугыш һәм хезмәт ветеранына Җиңүнең 70нче язын каршылау насыйп булмаган... Быел июль аенда аңа 95 яшь тулырга тиеш иде.
Тәскирә апаның гаиләсенең,туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
Узган чәршәмбедә генә газетабызда Тәскирә апаның язмасы басылып чыккан иде. Бу аның безнең редакциябезгә җибәргән соңгы хаты булган...
Көтеп алам, яратып укыйм
Без Сабага 1950 елда, укытучылар җитмәгәнлектән, Наркомпрос юлламасы белән килдек. Аңарчы газета редакциясендә эшләгән идем. Сабага килүгә, район матбугаты чыга торган бинаны эзләп таптым һәм газетага язылып та кайттым.Үзем дә мәкаләләр яза башладым. Шулай итеп, район матбугатын 1950 елдан алам һәм яратып укыйм. Узган ел ахырында "Саба таңнары"нда басылып чыккан мәкаләдә хезмәт ветераны Һаҗәр Фатыйхова газетаны ярты гасыр алдырам дигән иде. Минем район матбугатын "Колхоз байрагы", "Җиңү байрагы" булган чакларыннан алдыра башлаганыма 65 ел була икән. Газетаның исеме генә түгел, җисеме дә үзгәрде. Мин бүгенгеләрен "Саба таңнары"на кадәр чыкканнары белән чагыштырып карыйм да, шулай дип әйтәм. Мин "Саба таңнары"на 2015 елның беренче яртысына да беренче кеше булып язылдым. Газетаның һәрбер санын көтеп алам, яратып укыйм. Кайбер районнарда газетага язылучыларны кызыксындыру өчен төрле бүләкләр дә биреп карадылар. "Саба таңнары"на халык үзе теләп язылды.
"Саба таңнары" газетасы редакциясенә белемле коллектив тупланган. Барлык мәкаләләр дә тирән эчтәлекле итеп мисаллар белән баетып языла. Район матбугатында хезмәт итүчеләрнең барысына да иҗади уңышлар, сәламәтлек телим.
Тәскирә Бибарцева,
сугыш һәм хезмәт
ветераны.
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 август 2022 - 18:00Картинг буенча Россия чемпионаты башланып китте. Бүген Сабаның "Аргамак" картодромында картинг буенча Россия чемпионаты башланып китте.1200
-
13 август 2022 - 16:00Шәмәрдәндә Физкультурачылар һәм Тимерьюлчылар көннәренә багышланган спорт-күңел ачу чарасы узды Тантаналы чараны авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев ачып җибәрде.2500
-
13 август 2022 - 14:00Соңгы тукталыш (Гыйбрәтле язмыш турында) Өйгә ниндидер борчулы йөз белән кайтып кергән ире Хәйдәрне күргәч, Әнисә бермәлгә коелып төште. Алай да үзен тиз кулга алды, берни сорамады, әйтәсе булса, үзе әйтер дип кенә уйлады. Араларында сер юк, унбиш ел инде Хәйдәр белән бер-берсен күз карашыннан аңлап яшиләр.16200
-
13 август 2022 - 10:30Баламның борыны ник каный икән? Яшүсмер улымның әледән-әле борыны каный. Сәламәтлегеннән дә зарланмый. Борыны канаганда, мамык тыгып, чалкан ятып тора да шуның белән үтеп китә үзе. Шулай да күңелем барыбер тыныч түгел. Баламның борыны ник каный икән?7800
-
12 август 2022 - 22:30«Автобус» профилактик чарасы башланды 11 августтан Республикада һәм Саба районында «Автобус» профилактик чарасы башланды. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре пассажирларны йөртүче транспорт чараларына карата контрольне аеруча көчәйтәчәк.15100
-
12 август 2022 - 16:00Быел әбиләр чуагы булачакмы? Көз башында эссе һава сөючеләрнең барысы да әбиләр чуагын көтә, ләкин ул һәрвакытта да булмый. Мәсәлән, Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, 2013 елда уртача полосада яшәүчеләр әбиләр чуагын күрә алмаган.21400
-
12 август 2022 - 15:00Урып-җыю эшләре башлнды Җаваплылыгы чикләнгән «Саба» җәмгыятенең Явлаштау бригадасында бөртеклеләрне урып-җыюга керештеләр16200
-
12 август 2022 - 14:00Шашлык янына маринадланган суган 4-5 суган, 2-3 тырнак сарымсак, 2-3 аш кашыгы уксус, 5 аш кашыгы сыек май, 2-3 чәй кашыгы шикәр, лавр яфрагы, кара борыч, петрушка, укроп (кипкән яисә яңа өзелгән), тоз.16900
-
12 август 2022 - 13:00Сәер мәхәббәт Әтине ярата һәм жәлли идем, аның белән көннән-көн якынайдым һәм 13 яшемдә аныкы булдым. Шулай итеп әнидән үч алдым.22300
-
12 август 2022 - 12:00Ялгышлык белән бирелгән “артык” хезмәт хакын кире кайтармаска да мөмкин булуын аңлатканнар Эш бирүче хезмәткәрдән артык бирелгән акчаны сорарга мөмкин, әмма хезмәткәр аны кире кайтаруга бурычлы түгел.20200
-
12 август 2022 - 11:00Лесхозда күңелле стартлар "Күңелле стартлар" — хәрәкәт эшчәнлегенең төрле төрләрен һәм спорт төрләре элементларын (җиңел атлетика, баскетбол, футбол, хоккей һ.б.) үз эченә алган комплекслы эстафеталар.20800
-
12 август 2022 - 10:00Магнит давылларына ничек бирешмәскә Киләсе атнада көчле магнит давыллары көтелә. Аларның беренчесе 15 августка туры килә. Икенчесе исә 17 августтан 19 августка кадәр сузылачак, дип кисәтә белгечләр. Һава торышындагы үзгәрешләргә сизгер кешеләр өчен киләсе атна бик авыр булачак, димәк. Магнит давылларына алдан әзерләнеп буламы? Бу көнне хәлне җиңеләйтү өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк? Табиб-терапевт, невролог Эльвина Халитова шул уңайдан киңәшләрен бирде.21500
-
10 август 2022 - 15:11Сабадагы "Җиңел пар" кибетенә рәхим итегез!
-
10 август 2022 - 11:09Легендар Шафрановның дәвамчылары Сабага җыйналды
-
9 август 2022 - 11:54"Авылым капкасы" сәхифәсе: Урта Саба
-
9 август 2022 - 09:50Елыш авылына сәяхәт
-
10 август 2022 - 08:30Килдебәк егете Саба ягында һөнәрче халык яшәве борын-борыннан ук ерак тарафларга мәгълүм булган. Биредә данлыклы көмешчеләр, тегүчеләр, итек басучылар, балта осталары яшәвен күз күрмәгән олысларда да белеп торганнар һәм аларның үз төбәкләренә килеп чыгуын дүрт күз белән көтеп алганнар.70302
-
10 август 2022 - 14:30Миңгәрдә шахмат-шашка турниры булды Шашка белән шахматта фикер йөртү көчле булырга тиеш. Бигрәк тә хәтернең яхшы булуы кирәк.67300
-
11 август 2022 - 16:00“Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгында рекордлы уңышка өметләнәләр Районыбыз игенчеләре урып-җыю эшләренә кереште. Беренчеләрдән булып кырларга “Игенче” җәмгыяте, “Мөхәммәтшин” фермер хуҗалыгы, “Сатыш”, “Урта Саба” бригадалары механизаторлары чыкты.46101
-
11 август 2022 - 16:00Кем жәлләде икән аны? Зәринә белән мин мәктәпне тәмамлап Казанга килгәч таныштым. Ул вакытта бу кыз минем туганнан-туган сеңлем белән мәктәпнең унынчы сыйныфында укый иде. Без бик якын дуслар булып киттек.45800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика