Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделвахит Шәмсетдинов: Ут яңгырында да исән калдык

Рөстәм Миңнеханов Габделвахит Шәмсетдиновка “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален тапшырды.

“Самолет ут яңгыры яудырганда да исән калдык”, - дип хатирәләрен яңартты Бөек Ватан сугышы ветераны Габделвахит Шәмсетдинов.

  • Тумышы белән Кукмара районы Зур Сәрдек авылыннан булган ветеран бүген Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасының кунагы булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габделвахит Шәмсетдиновны “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән бүләкләде.

Габделвахит Шәмсетдинов 1926 елның 8 гыйнварында туган. Сугыш башланганчы һәм сугышның беренче елларында колхозда эшләгәне, 18 яше тулганчы ук, 1943 елның 7 ноябрендә Совет Армиясенә алынуы турында сөйләде.

“Ульяновск өлкәсендә автополкта шоферлыкка укыдым. 6 ай укыганнан соң фронтка җибәрделәр. Гомельне азат иткән көнне фронтка килеп җиттек. Шул көнне безне запас полкка күчерделәр. Бер атна бардык, юлда самолет ут яңгыры яудырып китте, яңадан борылып килеп яудырды – без исән калдык. Бу Минскига 50 километр җитәрәк иде. Төнлә барабыз, көндез ял итәбез. Көн саен 50 шәр километр бардык, бер атна барганнан соң 63 нче Армиянең 147 нче артиллерия бригадасында хезмәт итә башладым. Мин анда связист булдым. 45 елның 14 гыйнварында бик көчле һөҗүм булды. Без элемтә өзелмәсен өчен, элемтәне сакладык. Нәкъ кичке алтыда “Катюша”дан сигнал килде. Бөтен артиллерия минометтан ата: бөтен җир төтен, томан эчендә калган шикелле булды. Бер 2-3 километр гына күчтек тә, икенче көнне яңадан бүген сугыш башланган шикелле булды. 17 сендә Варшаваны азат иттеләр”, - дип үткәннәрен искә алды Габделвахит ага.

Габделвахит Шәмсетдинов Германиягә кадәр барып җиткән, сугыш тәмамланган елны Штральзундга килеп җиткәнен әйтте. “Бер иптәшем шунда үлеп калды. Без гомер бетмәгәч яшибез менә. Сугыштан соң Польшага Братислава шәһәренә күчерделәр. Бригада командиры Варшаваны азат иткән өчен, Германиядә җиңү өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләде”, - диде.

Әңгәмәдәш, Армиядән кайткач, комбайнга эшкә кереп, 37 ел комбайнда эшләгәнен әйтте. “Алдынгы үрләрне яулап килдем, бик күп бүләкләр алдым, Татарстанның атказанган механизаторы дигән мактаулы исемем бар. Бүген дә бүләкләделәр менә, минем хезмәтемә шундый бәя бирүләре өчен рәхмәт”, - диде.

Бүгенге тантанада, шулай ук, Бөек Ватан сугышы ветераны Фирдәвес Мөлековага Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

  • Кичә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның сугыш ветераннарының кайбер категорияләренә “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшыру турында Указы чыкканын белдергән иде.

Фото: Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев