Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгеч ял көнендә озак йоклауның зыянлы булуын әйтте

Эдуард Якубов сәламәт йокы өчен төп киңәшләрен бирде.

Ял көннәрендә йокы туйганчы, озак итеп йокларга кирәк дип уйлау — хаталы фикер. «Татар-информ» агентлыгында Бөтендөнья йокы көненә багышланган матбугат конференциясендә Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия, медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якубов йокы режимы бозылуның зыяны хакында әйтте.

Аның сүзләренчә, сәламәт йокы өчен 8 сәгать вакыт җитә. Ул йокы гигиенасы үтәлергә тиешлеген искәртте. «Эш көне, ял көне булса да, бер үк вакытта яту һәм тору кирәк. Кешеләр ял көннәрендә йокы туйганчы йокларга кирәк дип хаталана. Сез биологик сәгатьне чигерәсез, бу ялларга гына башка илгә барып кайтып, дүшәмбе эшкә чыгу белән бер. Болай ярамый», — диде.

Эдуард Якубов әйтүенчә, йокларга өч сәгать кала ашау һәм физик йөкләнешләр ярамый. Йоклар алдыннан җылы душ керергә мөмкин, эссе мунчага кермәү хәерлерәк. «Йокы бүлмәсе бары тик йокы һәм җенси тормыш өчен. Тапшырулар карау, мөнәсәбәтләр аңлашу, кәтлит ашау, эш урыны да булырга тиеш түгел», — диде.

Белгеч әйтүенчә, арыганлыкны сизгәч, 20 минутлык йокы эшкә сәләтлелекне 35 процентка арттыра. «Офис хезмәткәрләре буш сөйләшүләр, соцчелтәрләрне читкә куеп торып, башны, җилкәләрне бераз төшереп, ярымйокымсырап утыра ала. Релаксация ысулы баш миенә булыша. Кофе, чәй дә түгел, баш миен „сүндереп тору“ кирәк», — диде.

Руль артында булганда да, читкә туктап, 15-20 минут черем итеп алу кирәклеген әйтте. «Кеше күзләре ачык килеш тә кисәк кенә йоклап китә ала. Янәшәдә утыручы да сизмәскә мөмкин, ә фаҗига килеп чыгу өчен 1 секунд вакыт җитә», — ди Эдуард Якубов. Ул Казанда пассажирлар ташучы автобус предприятиеләре белән берлектә тикшеренү үткәрелгәнен әйтте.

«Автобус руле артында озак булуның куркынычын бәялибез. Бу тикшерү дәвам итәчәк. Транспорт министрлыгы, ЮХИДИ белән, бәлки, ниндидер грант, республика программасын булдырыргадыр дип сөйләшәбез. Пассажир автобусы йөртүчеләрнең куркынычсызлыгын тикшерү Россиядә беренче тәҗрибә. Илнең бер төбәгендә дә әле андый сынаулар уздырылганы булмаган», — диде белгеч.

Фото: pixabay.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев