Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр чәчүлеккә орлык сайлау өчен киңәшләр бирде

“Орлык төргәгендә җитештерүче турындагы мәгълүматлар булырга тиеш”, - диде Ленар Фәттерахманов.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре орлык сайлаганда аның төргәгенә һәм андагы язуларга игътибар итәргә куша. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Орлык салынган төргәктә җитештерүче оешманың тулы исеме һәм адресы, культураның исеме, сорты, партия номеры, орлыкның саны һәм массасы, орлыкның төргәкләнү датасы күрсәтелергә тиеш”, - диде ТР Россельхознадзор идарәсе башлыгы урынбасары Ленар Фәттерахманов.

Пресс-конференция

Ленар Фәттерахманов шулай ук орлык турындагы мәгълүматны сыйфат документыннан да карап белергә булганлыгын искәртте.

“Орлык турындагы барлык мәгълүматлар таныклык яки сатуга рөхсәт кәзазендә языла. Ул сатучыда булырга тиеш һәм аны сорарга онытмагыз”, - диде ул.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов, Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев