Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр Россиядә коронавирус буенча плато 20 көннән соң булыр дип өметләнә

Эпидемиолог Наталья Пшеничная фикеренчә, россиялеләр күп нәрсәне аңлап кабул итә һәм эпидемиягә каршы чараларны яхшырак үти башлаган.

Россия Covid-19 коронавирусын йоктыручылар саны буенча платога алдагы ун-егерме көн эчендә чыгарга мөмкин. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары Наталья Пшеничная шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Бу алдагы ун-егерме көн эчендә булыр, мөгаен, чөнки күп кенә чикләү чаралары сентябрь ахыры — октябрь башында ук кертелде бит», — дип искәртте ул.

Эпидемиолог бәяләвенчә, россиялеләр күп нәрсәне аңлап кабул итә һәм эпидемиягә каршы чараларны яхшырак үти башлаган. Моннан тыш, кайбер төбәкләрдә хезмәткәрләрнең бер өлеше дистанцион эш режимына күчкән, ә мәктәп укучылары өчен өстәмә каникуллар оештырылган.

Хәер, Пшеничная сүзләренчә, әлеге чараларның нәтиҗәсе шунда ук сизелмәячәк, чөнки яңа коронавирусның инкубация чоры озак дәвам итә. Шул ук вакытта, платога чыгу өчен ким дигәндә бер ярым инкубация чоры таләп ителәчәк. 

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев