Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр Яңа ел чыршысын сайлау өчен киңәшләр бирде

Нарат һәм чыршы агачы һавага бүлеп чыгарган матдәләр кеше сәламәтлеге өчен файдалы.

Роскачество белгечләре Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан чыршы сайлау буенча киңәшләрен бирә. Алар агачны өйдә тоту кагыйдәләре турында да сөйләгән. Бу турыда ведомствоның сайтында хәбәр ителә.

“Әгәр агачлар махсус, рәсми чыршы базарларында сатыла икән, аларны законлы рәвештә кискәннәр дигән сүз. Чыршыларны сату законлы булса, бу хакта элмә такта, ә сатучыда касса аппараты, сату өчен рөхсәт бирелгән талон, бәяләр язылган бит, төргәк өчен материал, агач размерын үлчәү өчен линейка, тәкъдимнәр һәм бәяләмәләр китабы булырга тиеш”, - диелә Роскачество хәбәрендә.

Чыршы сайлаганда ботакларын тотып карарга кирәк. Алар җиңел бөгелергә, ә агачның кәүсәсе энәләр белән капланган булырга тиеш. Агачның кәүсәсе белән җиргә суккалап карарга һәм ылысларының коелу-коелмавына игътибар итәргә кирәк. Сыйфатлы агачның ылыслары коелырга тиеш түгел. Сыйфатлы ясалма чыршыдан чит исләр килмәскә тиеш, мондыйларның ылысы коелмый.

Шулай ук белгечләр, яңа киселгән агач фатирда 8 көннән алып 12 көнгә кадәр тора дип белдерә. Ә нарат һәм чыршы агачы һавага бүлеп чыгарган матдәләр кеше сәламәтлеге өчен файдалы.

“Бәйрәмнәрдән соң чын чыршыны махсус җыю пунктларына утилизациягә бирергә кирәк. Болай эшләгәндә ул алга таба да кешеләргә файда китерәчәк”, - дип белдерә Роскачество.

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X