Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бензин бәясе арту Чемпионат җанатарларын ташуда кыенлыклар тудырмаган

“Хөкүмәт бу мәсьәләне алдан ук карады”, - диде Россия Транспорт министры Евгений Дитрих.

Бензин бәясе арту Чемпионат җанатарларын ташуда кыенлыклар китереп чыгармаган. Бу хакта Казан IT паркында футбол буенча Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә узган видеоконференция форматындагы брифингта билгеле булды.

“Ягулык-майлау материалларына бәя арту Чемпионат вакытында транспорт белән тәэмин ителешкә йогынты ясамады. Хөкүмәт бу мәсьәләне алдан ук карады. Без бүгенге көндә ягулык-майлау материаллары, авиация керосинына бәяләр стабильләште дип саныйбыз. Алга таба да, Чемпионат вакытында, транспорт эшчәнлегендә ниндидер катлаулыклар һәм өзеклекләр килеп чыгар дип уйламыйбыз", – диде РФ Транспорт министры Евгений Дитрих.

  • Шәһәр матбугат үзәгендә узган видеокүпер форматындагы брифингта футбол буенча Дөнья чемпионаты уза торган 11 шәһәр: Мәскәү, Волгоград, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Ростов-Дон, Сочи, Түбән Новгород, Калининград, Саранск, Самара һәм Казан журналистлары катнашты.

Фото: https://tatar-inform.tatar
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев