Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан

Теркәлгән эшсезләр саны 5,9 процентка арткан һәм 13 мең 882 кеше тәшкил иткән.

Узган атнада Татарстанда читтән торып эшләүче хезмәткәрләр саны 44 процентка арткан. Бу хакта Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Карантин белән бәйле рәвештә 25 843 кеше читтән торып эшләде, бу узган атнага караганда 44 процентка күбрәк», - диде министр.

Моннан тыш, тулы булмаган эш көне яки тулы булмаган эш атнасы графигында эшләүчеләр саны 17 процент чамасы, эш бирүче гаебе белән эшсез утыручы кешеләр 19 процентка кимегән.

Шул ук вакытта теркәлгән эшсезләр саны 5,9 процентка арткан һәм 13 882 кешегә җиткән. «Работа в России» порталы мәгълүматлары буенча, апрель-июньдә 2 457 хезмәткәр эштән азат ителүе фаразлана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев