Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер бабай оныкларына Путин һәм Шойгу исемнәре биргән

Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу дигән исемнәр биргән, дип яза РИА «Новости». Әлеге гаилә Россия шәһәре Александрова шәһәреннән ерак түгел авылда яши. Рахмон Джураев оныкларына әлеге исемнәрне Россия Президенты һәм Россия оборонасы министрының дөнья өчен башкарган эшләренә хөрмәте билгесе итеп биргән. Алай гына да түгел, аның өендәге...

Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу дигән исемнәр биргән, дип яза РИА «Новости».

Әлеге гаилә Россия шәһәре Александрова шәһәреннән ерак түгел авылда яши. Рахмон Джураев оныкларына әлеге исемнәрне Россия Президенты һәм Россия оборонасы министрының дөнья өчен башкарган эшләренә хөрмәте билгесе итеп биргән. Алай гына да түгел, аның өендәге бер бүлмәдә Владимир Путин, Сергей Шойгу, Мәскәү мэры Сергей Собянин, чечен лидеры Рамзан Кадыров, Таҗикстан Президентыа Эмомали Рахмон портретлары эленеп тора ди. Джураев әйтүенчә, оныкларның исеме Россиядә генә түгел, аның туган җирендә дә кызыксыну уяткан.

Балалар җәй көне Таҗикстанга барганда, аэропорттан аларны хәтта каршы алырга махсус мигалкалы машиналарда да килгәннәр. Бабай кеше бу исемнәр оныкларга киләчәктә уңыш китерер дип саный. Алар Россия Президенты белән дә танышырлар әле дигән өметтә ул.
Рахмон Джураев тагын бер оныгы туса, аны Мәскәү мэры Собянин, ә кыз туган очракта, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко хөрмәтенә атарга уйлый.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев