Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“БЕР БИЗӘКНЕ ИКЕ ТАПКЫР ЯСАМЫЙМ”

Мөслим районы Тойгелде авылында яшәүче Марсель Гыйльфанов кул эшләренә оста. Капка, рәшәткәләргә бизәкне күз явын алырлык итеп төшерә. Фантазиясе бай.

— Бизәкләрне беркайдан күчермим, алар үзеннән-үзе туа. Күңел кушканча һәм илһам килгән чакта гына эшлим, — ди Марсель абый. 
Марсель абый Тойгелде авылында биш балалы гаиләдә үскән. Ул — дүртенчесе. Аңа 59 яшь. Гомер буе шофер вазыйфасын башкарган. Хәзер шәхси “КамАЗ”ында йөри. Хатыны Фәнүзә белән ике бала үстергәннәр. Олы кызлары Энҗе гаиләсе белән авылда гомер итә. Уллары Рөстәм Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамблендә эшли... 
— Капкага, рәшәткәгә бизәкләрне яратып эшлим. Махсус станокларым юк. Әзер фигуралар кулланмыйм. Кирәк булмаган тимер-томыр, арматура, торбаларны файдаланам. Тимерне бөккәндә җылытмыйм, “салкын” ысул кулланам. Сукканда тутыклары үзеннән-үзе коела. Бизәк ясар алдыннан рәсемнәрен башта берәр өслеккә акбур белән сызам, аннары шуңа туры китереп, фигуралар эшлим... “Безгә дә эшлә әле?” — дип сораучылар бар. Әмма заказлар кабул итмим. Күңел өчен башкарам. Берничә кешегә истәлеккә дип бүләк иттем. Сорасалар да, бу эшләнмәләрне ике тапкыр ясый алмыйм. Уемда гел яңалары туа...

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев