Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер бәндә Саба үзәгендә үк сабалының башына таш белән сугып, кесә телефонын урлый

Бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. Олы Арташ авылында туган Гарәфетдин Зәйнетдинов та шундыйларның берсе булып чыкты. Ул корал кулланып кеше талаганы һәм законсыз рәвештә чит машинаны куып алып киткәне өчен 1998 елда Пермь шәһәре районы суды тарафыннан 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма тәүбә итми, кабат җинаять...

Бөкрене кабер генә төзәтә, диләр. Олы Арташ авылында туган Гарәфетдин Зәйнетдинов та шундыйларның берсе булып чыкты. Ул корал кулланып кеше талаганы һәм законсыз рәвештә чит машинаны куып алып киткәне өчен 1998 елда Пермь шәһәре районы суды тарафыннан 8 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма тәүбә итми, кабат җинаять кыла. Икенче тапкырында аны 3 ел да 6 айга, аннары иреккә чыгуга юлбасарлык иткәне өчен 7 елга кырыс режимлы колониягә озаталар. Г.Зәйнетдиновның 12 елдан артык гомере чәнечкеле тимерчыбык артында уза.

Байлар Сабасында яши башлагач, Г.Зәйнетдинов ялган белешмәләр белән гариза-анкета тутырып, банкларның берсеннән кредит картасы ала һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча килешү төзи. Мәкерле нияте барып чыга, ул картаны активлаштырып, банктан 7290 сум акча алуга ирешә. Әлбәттә, акчаны кире кайтарырга җыенмый. Нәтиҗәдә Г.Зәйнетдиновка карата җинаять эше кузгатылды һәм җәмәгать судьясы аны мошенниклыгы өчен хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән 8 айга төзәтү эшләренә хөкем итте. Әмма ул суд тарафыннан бирелгән йөкләмәләрне үтәүдән читләшә, эшкә урнашу мөмкинлегеннән дә файдаланмый. Нәтиҗәдә җинаять-җәза үтәтү инспекциясе үз-үзен тотышында уңай якка үзгәреш күренмәгән Г.Зәйнетдиновка карата билгеләнгән җәзаны иректән мәхрүм итү белән алыштыруны сорап судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Җәмәгать судьясының хөкем карары белән төзәтү эшләре 2 ай да 20 көнгә колониягә җибәрү белән алыштырылды.

Срогын тутырып кайткан Г.Зәйнетдинов яңа җинаятьләре өчен янә суд каршына баса. Яз аенда Шәмәрдәндә төнлә "ВАЗ-21123" машинасын "чис­тарта", 14780 сумлык әйбер (магнитола, субвуфер, флеш-карта һ.б.) урлый. Җәй көне Сабада велосипед урлап, хуҗасына 6000 сумлык зыян китерә. Быел июнь аенда район үзәгендә оешма биләмәсендә ачыктан-ачык кеше талый: исерек хәлдә башына таш белән сугып. Т.ның кесә телефонын тартып ала.

Әлеге җинаятьләре өчен Г.Зәйнетдинов тагын 5 ел гомерен кырыс режимлы төзәтү колониясендә уздырачак. Күптән түгел район суды рецидивистка карата шундый хөкем карары чыгарды. Әлеге суд карарына Г.Зәйнетдинов тарафыннан Югары судка шикаять бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев