Бер чиктән – икенчесенә... Укытучыларны әти-әниләр белән аралашудан ник тыялар?
Казан башкарма комитеты мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Һидиятовның укытучыларга WhatsApp һәм социаль челтәрләр аша әти-әниләр белән аралашмаска дигән тәкъдиме минем өчен аяз көнне яшен суккандай булды.
Эш шунда: быел улым беренче сыйныфка укырга керде һәм мине ата-аналар комитетына сайлап куйдылар. Мәшәкате күп булганын белсәм дә, карышып маташмадым. Укытучыбызга да, улымның сыйныфташларына да чын күңелдән ярдәм итәсе килде. Әлбәттә инде, беренче көннән үк бөтен аралашу социаль челтәрләр аша башланды. WhatsAppта үз төркемебезне төзедек. Берне түгел, икене. Берсе әти-әниләр өчен генә, икенчесендә укытучыбыз да катнаша. Бу минем өчен яңалык түгел. Балалар бакчасында да безнең үз төркемебез бар иде. Тәрбиячебез хәтта балаларыбызны фотоларга төшереп, безне эшләгән эшләре белән таныштырып барды. Моның өчен без аңа бик рәхмәтле булдык.
Мәктәптә баласы укыган кеше аңлыйдыр, бигрәк тә беренче сыйныфта вак-төяк проблемалар гел чыгып кына тора. Ә хәзерге вакытта аларны социаль челтәрләрдән башка ничек хәл итәсең? Сыйныфта – 32 бала. Димәк, 32 ата-ана белән турыдан-туры аралашырга кирәк. Ярый, хәл итәселәрне укытучы ата-аналар комитетына җиткерде, ди. Без дә аның үтенечен, йә хәбәрен укытучы катнашмый торган төркемебезгә куя алабыз. Әмма бу инде укытучы сүзе түгел бит.
Мәгълүмат чараларыннан күренгәнчә, мәгариф идарәсеннән мәктәпләргә җибәрелгән бу тәкъдимнең нигезендә “мәгълүматны бозудан һәм аңлашылмаучылыклардан саклану өчен” дигән сылтама ята.
Ата-аналар фикеренчә исә, түрәләр акча җыю һәм башка тәртип бозу күренешләренең социаль челтәрләр аша дөньяга чыгуыннан курка. Күрәсең, бүген һәр балада диярлек диктофон да, видеокамера да бар икәнен “онытып җибәргәннәрдер”. Иманым камил, кыек эшләрне фаш итәргә теләгән бала әллә нинди ысуллар таба ала. Шуңа күрә дә бу тәкъдим тәвә кошының башын комга тыгып качырга тырышуы кебек кенә тоела. Без, гадәттәгечә, бер чиктән икенче чиккә сикерергә яратабыз шул. Дөрес, соңгы араларда булган кайбер очраклардан соң уйланырга, бу проблеманы хәл итәргә кирәк анысы. Әмма мәгариф идарәсеннән җибәрелгән тәкъдимнәрдә укытучыларны саграк булырга өндәү дөресрәк булмас идеме икән?
Хәтерегездәдер, ике ел элек элеккеге мәгариф идарәсе начальнигы, бүгенге ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин да бу мәсьәләгә кагылган иде. Ул да мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчелегенә шуңа охшаш тәкъдимнәр белән чыкты. Анда социаль челтәрләрдә аралашудан баш тарту гына түгел, ә бәлки, эш вакытында, дәресләрдә балаларга да, укытучыларга да телефонны бөтенләй кулланмаска тәкъдим ителгән, чөнки мәктәпләрдә ул уку-укыту процессына комачаулый, ә тәрбиячеләр, сөйләшү белән мавыгып китеп, сабыйларны күз уңыннан ычкындырырга мөмкиннәр, диелгән иде. Әмма ул вакытта да бу күрсәтмәгә караш төрлечә булды. Берәүләр яклап чыктылар, икенчеләр кеше хокукларын бозу дип атадылар. Хәзер дә, интернеттагы аңлатмалардан күренгәнчә, ата-аналарның фикере бик төрле. Әмма күбесе укытучы белән ата-аналар арасындагы аралашу юлын бөтенләйгә ябып куюга, “ябык мәктәпләр” ясауга каршы. Димәк, бу өлкәдә дә җиде кат үлчәргә, бер кат кына кисәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев