Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер ел эчендә Иске Татар бистәсе бер миллионнан артык туристны кабул иткән

Бистәгә Россиянең төрле төбәкләре, Венгрия, Германия, Финляндия һәм Франция туристлары килгән.

Бер ел эчендә Иске Татар бистәсе бер миллионнан артык туристны кабул иткән. «Иске шәһәр» территориясе префекты Марат Усманов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Бистәгә нигездә менеджерлар, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр килә. Шулай ук сәяхәт итүче пенсионерларның да активлыгы күзәтелә. Туристларның күпчелеге Иске Татар бистәсенә ике-өч көнгә килә.

Бистәгә килүче туристларның географиясе шактый киң. Бирегә Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Сарытау, Чиләбе, Ульяновск, Пермь, Оренбург һ.б. шәһәрләреннән, Венгрия, Германия, Финляндия, Франция, Малайзия, Казахстан кебек чит илләрдән киләләр.

Татарстан туризмны үстерү үзәге мәгълүматлары буенча, бистә интернетта 25 мең тапкыр телгә алынган.  

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев