Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер кешелек авылның хуҗасы: “Кабан дуңгызлары тәрәзә каршыннан чабышып йөри, тик барыбер рәхәт монда”

Автор: Чулпан ШАКИРОВА Фото: Илнар ТӨХБӘТОВ Татарстанның Мамадыш районы Тәкәрлек авылында нибары бер хуҗалык исәпләнә. Бүген авылдагы бердәнбер йорт тәрәзәсендә генә ут яна. Мамадыш районында бер генә хуҗалыклы авыл бар дигәч, кырык эшемне кырык якка ташлап, шуны барып күрәсем килде. Кем ул ничә еллардан бирле ялгызы көн күрүче кеше? Ничек...

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Илнар ТӨХБӘТОВ
Татарстанның Мамадыш районы Тәкәрлек авылында нибары бер хуҗалык исәпләнә. Бүген авылдагы бердәнбер йорт тәрәзәсендә генә ут яна.

Мамадыш районында бер генә хуҗалыклы авыл бар дигәч, кырык эшемне кырык якка ташлап, шуны барып күрәсем килде. Кем ул ничә еллардан бирле ялгызы көн күрүче кеше? Ничек яши ул? Озын кышларны ничек үтә? Куркыныч түгелме? Авылга барып җиткәнче, шул уйлар тынгылык бирмәде. Авылга барып төшкәч исә, шөбһә тагын да артты. Чөнки Тәкәрлек авылы кешесе - Юрий дәдәй йортын өч яклап урман каплап тора. Ә каршында исә кукуруз басуы. Күз алдына китерегез, өчәр метр биеклектә үскән кукуруз.

Әллә каян сәлам биреп тора кызыл түбәле ялгыз йорт

Тәкәрлек - Шәдче авыл җирлегенә караучы 7 авылның берсе. Җирлектә барысы 1230 кеше исәпләнә. Өч татар авылы бар, дүртесендә керәшеннәр яши. Тәкәрлек тә керәшен авылы исәпләнә. Авылның бердәнбер вәкиле - Юрий Степанов - туып-үскән нигезен таркатмыйча, авыл статусын югалтмый яшәүче герой.

Тәкәрлек - Шәдчедән биш чакрым ераклыкта урнашкан. Җәйге юл көзге кебек шома. Кышын исә монда эләгеп булмый.

Бер генә йортлы авыл дигәч, күз алдыма тирә-юнен чытырманлык баскан урын, җиргә сеңеп баручы, авырлык белән генә сулаучы өй килеп баскан иде. Ялгышканмын! Юрий әфәнденең кызыл түбәле йорты әллә каян балкып тора. Тирә-юнендә дә тәртип. Алгарак китеп әйтим, хуҗа кеше булганы белән генә канәгатьләнеп яшәүче түгел. Әти-әнисеннән калган йортның узган ел нигезләрен күтәрткән, түбәсен алыштырган, өйгә өстәп "пристрой" ясау белән мәшгуль. Өр-яңа мунча җиткергән.

Аз-маз тарих

Тәкәрлек авылына 1920 елда нигез салына. Халкы, нигездә, Юкәче авылыннан. Бер өлеш җирне Шәдчегә бирәләр дигән сүз чыккач, Григорий Такарлыков җитәкчелегендә 12 хуҗалык шушы җиргә күчеп килә. Авылның исеме каян чыкканын аңлагансыздыр.

1930 елда авылда "Париж коммунасы" колхозы төзәлә. Амбар, ферма биналары калкып чыга. 1937 елда кечкенә авылларны кушу сәясәте башлангач, берничә хуҗалык күрше авылларга күчеп китеп карый, әмма барыбер кире әйләнеп кайталар.

1949 елда авылда 57 кеше яшәве билгеле. 1958 елда исә халык саны 51гә кала. 1970 елда исә нибары 30 кеше исәпләнә.

"Мин туган елны өй салалар, бер елдан авыл яна"

- Мин 1960 елда туганмын. Ишле гаиләдә үстем мин. 10 баланың 6нчысы. Без үскәндә урам гөрләп торды. Һәр йортта бишәр-алтышар бала, - дип балачагыннан урап сүз башлады Юрий дәдәй. - Бу йорт минем белән тиңдәш. 1961 елда салып чыгалар. Шул елны коточкыч янгын була. Бала-чагалар лапаста күкәй кыздырып, 12 йорт, ферма, кибет биналары көлгә әйләнә. Йорт-җирсез калган кешеләр, хорафатларга ышанып булса кирәк, кабат бу авылда тормыш корырга базмый. Күченеп китә. Ходай саклагандыр, күрәсең, янгын телләре урамның без яши торган очына килеп җитми. Бездән соң урманга таба тагын ике йорт бар иде әле. Клуб, кибет, медпункт кебек социаль объектлар булмаса да, без үскәндә авыл гөрләп торды, 7 йорт бар иде, - ди ул.

"Кеше күп җирдә куркыныч ул, монда нидән куркасың?"

Авылдан китү модасы Юрий дәдәйгә дә кагылмый калмый. Ул туган йортыннан 1981 елда, армия хезмәтенә чыгып китә. Аннан соң исә Себергә китеп бәхет эзли. Нократ Аланында да яшәп ала. Өйләнә, бер улы, бер кызы бар. Әмма кендек каны тамган җире һаман ымсындырып, үзенә дәшеп тора аны. Әтисе вафат булып, әнисе ялгызы гына калгач, бар эшен ташлый да, 1998 елда авылга күченеп кайта. Әнисен җирләгәч тә китми. Биредә төпләнеп кала. Шулай итеп, ул бүген "соңгы могикан" ролендә. Әнисе дигәннән, Анна Петровна ире үлгәч тә дистә елларча япа-ялгыз яши авылда. Ул, 9 ел элек 83 яшендә вафат була. Әтиләре исә яшьли, 53 яшендә үк дөнья куя.

- Авылда берүзең яшәү куркыныч түгелме? - дип сорыйм Юрий дәдәйдән, менә-менә ниндидер җанварлар килеп чыгар төсле урманнарга текәлеп.

- Ю-ю-юк, - дип суза ул. - Рәхәт. Тыныч. Урамга чыгасың, бер кеше комачау итми, гаеп эзләми. Кеше күп җирдә куркыныч ул, мондый аулакта нәрсәдән куркасың? Басулар бушагач, кабаннар капка төбендә йөгереп йөри. Чишмәдә дә кара елан мыжлап тора. Хәзер алар мине, мин аларны таныйм, тимиләр.

Җәен - "Нива", кышын - кар чанасы

Тәкәрлек - электән кечкенә авыл исәпләнгән. Электр 1975 елда гына керә монда. Газлаштыру елларында исә бу авылда "Кирәк, кертегез", дип янып йөрүче калмый.

Юрий Степанов өен утын ягып җылыта. Утынга кытлык юк, уңга карасаң да урман, сулга карасаң да. Дөрес, аның электр миче дә бар. "Стенага эленгән шул кечкенә шакмак өйне май кебек итә, -" ди үзе. Ашарга көнгә бер тапкыр гына пешерә, башкача вакыты юк. Аның өчен 750 сумга 35 килограммлы газ баллоны ала. Ул аңа өч айга җитә. Азык-төлекне күрше авыл кибетеннән ташый. Җәен -"Нива"да, кышын кар чанасында йөри.

Табигатьтә эшли

Берүзе бер авылда нишләп бетә диярсез? Үзе әйтүенчә, Юрий дәдәйнең өйдә торырга вакыты да юк. Ул "Вятский берег" җәмгыятендә аучы, урман караучы (егерь) булып эшли. 10 мең сум тирәсе хезмәт хакы ала. Шул акча аңа тормыш алып барырга ярап тора. Эше исә җанварларны яклау, ашату, ау сезонында аулаудан гыйбарәт. Аучылар да өзелеп тормый аннан. Юрий дәдәйнең йортыннан 40-50 адым гына атлар утары бар. Бахбайларны карап, тәрбияләп тору да аның вазыйфасы.

- Урманда нинди генә җәнлек юк! Аюлар да бар хәтта. Поши, куян, кабаннар күбәйде соңгы елларда. Хәзер ау махсус белешмә нигезендә генә рөхсәт ителә. Шуңа сөенеп бетә алмыйм. Рөхсәт кәгазең бар икән - кил, рәхим ит, ат. Андыйлар өчен, әнә, махсус вагон бар, - дип капка төбенә ымлый ул.

Бакча да бар, алма да бар

Юрий дәдәйнең. 50 сутый "закунный" җире бар. Бакчасында бәрәңгедән башлап һәр төрле яшелчәне үстерә. Быел помидорлары аеруча да уңган. Фитофтора да, башка авыру да янамаган. Әле дә сабагында пешеп утыручы помидорлар бар. Ә алма соң, алма! Биш-алты алмагачны сырган! Ә аның тәмен белсәгез! Үзләре шундый матур, эреләр. Араларында ник берсенә корт төшсен. Әллә шулай иркендә, ярым кыргый җәмгыятьтә үскәнгә шулай инде, белмәссең.

Юрий дәдәй кышка запасны да туплаган. Кыярын да, помидорын да тозлаган, ассортилар да ясаган. Маринадлаган гөмбәсен дә табын түренә куйды.

Телевизор карау яңгыр, буранда гына эләгә

"Көнегез ничек үтә?" - дигән сорауга исә Юрий дәдәй болай җавап бирде:

-Таң ата да, кич була. Кайбер вакытта атнаның нинди көне икәнен дә онытам. Авылда берүзең дигәч тә, вакыт туктап тормый. Өйдә торганым да юк бит, көне буе урманда мин. Малларны ашатып-эчереп тә вакыт үтә. Яңгырлы, буранлы көннәрдә телевизор карыйм. Башка көннәрдә аны кушып куярга да вакыт юк. Ил-көн яңалыкларын барган җиремнән ишетеп кайтам.

"Соңгы могикан" бертуганнары белән телефоннан сөйләшеп тора. Мобиль телефон әйбәт "тота" монда, интернет та "очып" эшли.

10 бала үскән нигезне саклый

- Авылга кайтмасам яки әни вафатыннан соң кабат китеп барсам, өй таралып, нигез череп беткән булыр иде инде. Болай исә мин әле аның утын саклап торам. 8 туганым (берсе вафат) кайтып йөри. 10 баланың туган нигезе бит бу, - дип шыгырдап торган өйнең бүрәнәсен сыпырып куйды ул. - Аннан соң адашып килеп чыккан гөмбәче-җиләкчеләргә дә маяк булып тора әле минем өй. Кешегә сусап яшәмим, һаман халык арасында бит мин. Сердәшем - тәмәке менә. Тик ташларга кирәк дим, аена 5 мең сум акча китә.

Юрий Степанов китсә, бу авыл картадан югала

Юрий Степанов - авылның җаны. Ул үз биләмәсендә, рәхәтләнеп яшәп ята, әнә. Безнең кебек күршеләреннән дә шикләнеп, ишек бикләп тормый. Йоклаганда да бикләми хәтта. Анда-монда чыгып киткәндә дә йозак элмәгән вакытлары күп. Берүзенә бер трансформатор эшли. Күпчелек халыкның баш бәласенә әйләнгән үзара салым җыюдан азат. Берәүдән дә берни сорамый, таләп итми. Ә үзе шундый зур миссия башкара. Юрий Степанов күченеп китеп, Тәкәрлекнең соңгы йортында ут сүнә икән, картадан бу авыл юкка чыга, җир йөзендә тагын бер авыл үлә дигән сүз бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев