Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер көндә коронавирустан меңгә якын кеше прививка ясаткан

Әлегә вакциналаштырылган татарстанлыларның күбесе беренче дозаны гына алган.

Кичә Татарстан медицина хезмәткәрләре республиканың 995 кешесенә Covid-19 коронавирусыннан вакцина ясаган. «18 гыйнварда вакцинацияләүнең беренче этабын 728 кеше, икенче этапны 267 кеше узды», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Татарстанда «Спутник V» прививкасын барлыгы республиканың 5 906 кешесенә ясаганнар. Шул ук вакытта препаратның икенче дозасын 1289 вакцинацияле кеше алырга өлгергән.

Татарстанда Covid-19дан күпләп вакцинация дүшәмбе көнне, 18 гыйнварда башланды. Хәзерге вакытта республикага 13,4 мең доза «Спутник V» комплекты килгән, шул исәптән 1,1 меңе — узган атна азагында. Төбәк алган вакциналарның 43,9 проценты инде файдаланылган, диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев