Саба таңнары

Бер литрга – 5 сум өстәмә түләү

-Табигатьтә малларны ашатырга, югары сыйфатлы продукция алу өчен иң мул вакыт. Терлек азыгының да витаминга бай, һава торышының да терлекчелеккә уңай чоры.

Көндәлек эшне нәтиҗәле оештырып кына барырга кирәк, - дип мөрәҗәгать итте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин 14 августта "Сатыш" җәмгыятендә үткән семинарда. Хуҗалык җитәкчеләре, терлекчелек буенча белгечләр җыелган киңәшмәдә алдагы айларда терлекчелектәге хезмәт күрсәткечләренә нәтиҗә ясалды, көндәлек башкарыласы мәсьәләләр барланды. Җитәкчелек тарафыннан алдагы фикер дә юкка гына әйтелмәде. Муллык чоры булса да, кайбер хуҗалыкларда сөт, ит җитештерү күрсәткечләре алдагы айга караганда аксый төшә. Терлекләрнең тәүлеклек үсеше район буенча уртача күрсәткеч - 644 граммнан да ким тәшкил итүче хуҗалыклар булуы да борчый белгечләрне.

Сөт җитештерүдә гомуми күләмдә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда артым күзәтелсә дә, кайбер хуҗалыкларда чигенеп эшләүләр дә юк түгел. Мөмкинлекләр җитәрлек югыйсә, ди белгечләр. Моның өчен дәүләт тә ярдәме күрсәтергә җыена. Мисалга, алдагы ай белән чагыштырганда җитештерүне 100 процент арттырган очракта, литрына 5 сумнан өстәмә түләү каралган. Артым үзгәрешсез калса - 4, 99 процент булганда 3 сум, 98дә - 2, 97 процентка - 1 сумнан түләү вәгъдә итә хөкүмәт. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, җитештерүне арттыруга ирешә алганда бер-ике сумнан гына да хәйран керем алырга мөмкинлеге күренә. Моны хуҗалык җитәкчесеннән башлап, терлекчелектә хезмәт куючы һәркем - белгечләр дә, савымчы да, азык кертүче дә күздә тотып эшләсә, нәтиҗә уңай якка үзен күрсәтәчәк.

Семинарның практик өлешендә катнашучылар "Сатыш" хуҗалыгының терлекчелек торакларында булдылар. Иң элек биредәге арка тибындагы таналар торагы мисалга күрсәтелде. 320 баш танага исәпләнгән торакта кышлыкта кулланылачак саламны урнаштыру җаен да тапканнар. Ферма артындагы болынлыкта утар эчендә иркенлектә йөрүче 150 баш ат көтүе дә игьтибарсыз калмады. Ат итенә сорау арта бару, чыгымнары да чагыштырмача арзанга төшү хуҗалыкларга атчылык белән шөгыльләнү турында уйларга җирлек тудыра. Гафур Хәсәншин да:

- "Сатыш", "Шытсу", "Көек", "Арташ", "Курсабаш" хуҗалыкларында атчылык белән шөгыльләнәләр. Ат үрчетү буенча тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә дигән планнар бар. Моның өчен хуҗалыкларда мөмкинлекләр җитәрлек. Табигый болынлыкларны дөрес итеп файдалана белү генә кирәк, - ди. - Мөселман кешесе ит җитештерү мәсьәләсендә күбрәк атчылык, сарыкчылыкка игътибар итәргә тиеш.

Семинарда Саба май комбинатының башкарма директоры Заһир Хадиев та катнашып, хуҗалык җитәкчеләренә сөтнең сыйфатына контрольне тагын да көчәйтергә тәкъдим итте. Районның баш мал табибы Айрат Шакиров илдә туберкулез, тилчә (ящур) кебек кискен авыруларның киң таралуын күздә тотып, рөхсәтсез терлек сатып алмаска киңәш итә.

Замирә Сәмигуллина.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 17 май 2018 - 16:45
    “Хозур ТВ": "Рамазан – изге гамәлләр ае"
  • 17 май 2018 - 10:59
    Девочка молится и плачет
Ночной режим