Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БЕР ОЧКЫН УРМАННАРНЫ ЮК ИТӘ АЛА

Бер агачтан миллион шырпы бар була, бер шырпыдан миллион агач юк була.

undefined

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары вазифаларын башкаручы Марат Гомәров әйткәнчә, быел республикада 4567 янгын очрагы теркәлгән. Бу узган елга караганда 19 процентка күбрәк. Аларда 120 кешенең гомере өзелгән.

Яңгырсыз һәм эссе җәй

Быелгы җәйнең аномаль эссе һәм коры торуы сәбәпле, күп кенә чит илләрдә урманнар, коры үләннәргә ут кабуы турындагы куркыныч хәбәрләр пошаманга төшерде. Марий-Эл, Удмуртия, Мордва, Башкортостан Республикасында урманнар янды. Самара өлкәсендә ут көннән- көн зур биләмәләрне камап, хәтта поездлар хәрәкәте дә туктатылды. Урманнар яну зур һәлакәт, аномаль һава шартлары сакланганда утны тиз генә сүндерү мөмкин түгел. Янгыннар нәтиҗәсендә әйләнә-тирә мохитебезгә, табигатькә, шул тирәдәге торак пунктларга зур зыян килә. Ут телләре Татарстанның Марий Эл республикасы белән чиктәш Сосновый Бор торак пунктына якынлашкач, шифаханәдә ял итүчеләр дә эвакуацияләнде. Татарстаныбызда янгыннарны булдырмауга зур саклык чаралары алып барылып, урманнарга керү чикләнсә дә, августның cоңгы көннәрендә республикабыз районнарында да урманнар яна башлады. Аеруча Лениногорск, Алабуга, Әлмәт урманчылыклары зур зыян күрде. Әлмәт урманнарында утны туктату 8 сәгать, ә тулысынча сүндерү 2 тәүлеккә сузылды. Иң мөһиме – Татарстандагы урман-табигать янгыннары кешеләргә, торак пунктларга һәм терлекләргә зыян салмады.

Янгыннар китергән зыян - 5 миллион

Бу хакта 25 августта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең Лениногорскта узган күчмә утырышында урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров җиткерде. Республика Премьер министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстанда әле дә урманнар яну куркынычы кискен торуын әйтте. «Янгыннарны булдырмауга күпме генә көчәйтелгән чаралар күрелсә дә, эссе һәм коры һава Татарстанда 14 урман яну очрагына китерде, шуларның 12се көньяк-көнчыгыш зонага туры килә», – диде ул. Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле, быел да Министрлар Кабинеты карары нигезендә гражданнарның урманнарга баруын чикләүләр 25 августтан тагын 21 көнгә озынайтылды. Видеорежимда узган утырышта әйтелгәнчә, Татарстанда янгыннар биләгән урман мәйданнары 160,24 га тәшкил итә, зыян 5 миллион сумлык дип исәпләнә. Узган атнада гына да 4 урман янгыны (Әлмәт, Лениногорск урманчылыклары) теркәлгән. Равил Кузюров янгын чыгу очракларын республиканың көньяк-көнчыгышы сәнәгать структураларына бай булуы, нефть-газ секторы һәм урман массивларында линияле объектлар урнашуы белән аңлатты. Хәзерге вакытта янгын куркынычына бәйле вәзгыятькә авиация ярдәмендә һәм җир өслегендә космик мониторинг үткәрелә. «Безнең төп бурыч – гадәттән тыш хәлләргә юл куймау. Шуңа күрә һәр җитәкче, һәр белгечнең җаваплы мөнәсәбәте, һәр кешедән уяулык, саклык таләп ителә», – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Районыбыз янгыннарында ике кешенең гомере өзелде

Агымдагы елда районда 18 янгын теркәлеп, шуның 3ендә коры үлән, 1сендә чүплек янды. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дознавателе Илдар Хуҗин әйтүенчә, тикшерүләр нәтиҗәсендә гаеплеләр ачыкланып, административ җа­ваплылыкка тартылдылар. Табигатьтә ачык ут белән саксыз эш итүнең куркынычлыгы турында күпме генә аңлату, профилактика эшләре алып барылса да, аяныч хәлләр күзәтелеп тора. Иске Икшермә янында коры үлән яну әлеге авылда яшәүченең үлеменә китерде. Быел булган янгыннарның 13 очрагы шәхси секторга туры килә, шуның нәтиҗәсендә 7 хуҗалык йортсыз калды, каралты-курага зур зыян килде. «Авыл хуҗалыгына караган объектлардан бер гаилә фермасының бозаулар торагы зыян күрде. Янгыннарда ике кешенең гомере өзелде. Пешү белән бәйле тән җәрәхәте алучылар булмады. Узган ел да әлеге чорда 18 янгын булды, иң мөһиме, кеше үлеме теркәлмәде. Янгыннарның төп сәбәпләре булып электр үткәргечләрдәге төзексезлекләр, югары кө­чәнеш, ут белән саксыз эш итү һәм яну мичләрен кулланганда артык кыздыру сәбәпче була. Эксплуатацияләүче оешмаларның, аерым алганда, газ үткәргечләр, электр челтәрләре уза торган ти­рәлектәге агачларны, корыган ботакларны кисеп, чистартуны оештыру да янгын иминлеген тәэмин итә. Шулай ук авыл хуҗалыгына караган печән, салам эскертләрен урманнар һәм полосалардан, ут линияләре уза торган мәйданнардан читкәрәк урнаштыру да янгыннарны кисәтә. Шулай ук район биләмәсе аша узучы тимер юл тирәләрен коры үләннәрдән арындыру, Лесхоз, Шәмәрдән, Иштуган авыл җирлекләрендә оештырылган янгын патрульләрен тагын да көчәйтү таләп ителә. Әлеге таләпләрне үтәү­­гә аеруча зур игътибар бирелә. Хуҗалыкларда да бакча эшләре башлану белән бәрәңге сабакларын, чүпләрне яндыру, ачык ут ягып бәйрәм итүләр катгый тыела. Махсус билгеләнгән ял итү урыннарында гына учак ягу рөхсәт ителә. Таләпләрне бозган очракта зур күләмле штрафлар яный», – ди Илдар Хуҗин. Янгыннардан беркем дә гарантияләнмәгән. Һәрберебез сак һәм уяу булыйк, хәвеф-хәтәрләргә урын калдырмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев