Саба таңнары

Бер әйбер әйтәм, еламыйсыңмы?

Фәнис абый, ә Нурсөя апасыз яши алыр идегезме? Кайчандыр интервью алырга баргач, Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис абый Яруллиннан шулай сораганмын. Ә үзем, ул җавап биргәнче үк, Нурсөя миңа сулар һава кебек кирәк, дип әйтүен көтәм. Фәнис абый ул вакытта матур сүзләр тезеп тормады, гап-гади итеп төшен сөйләп бирде:...

Фәнис абый, ә Нурсөя апасыз яши алыр идегезме? Кайчандыр интервью алырга баргач, Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис абый Яруллиннан шулай сораганмын. Ә үзем, ул җавап биргәнче үк, Нурсөя миңа сулар һава кебек кирәк, дип әйтүен көтәм. Фәнис абый ул вакытта матур сүзләр тезеп тормады, гап-гади итеп төшен сөйләп бирде:

18-2
Тормышыбызда күңелле вакыйгалар да күп булды


- Нурсөянең үлгәнен күрдем, акырып-акырып еладым. Алла сак­ласын, үлә калса, елый да алмам. Аның артыннан ук китеп барырга туры килер. Калганына түзәм, инде Ходай ул кайгыны күрсәтә күр­мәсен...


Фәнис абыйга төшендәге кайгыны күрергә туры килмәде, шө­кер. Нурсөя апа исә, хастаханә бе­лән өй арасындагы юлда үлеп калмасам ярар иде, дип яши һәм Фәни­сенең иҗатын кайгыртуны дәвам итә. Ул көлеп сөйләгән хәл­ләр ни өчендер күзне дымландыра:


- Сәүия (Нурсөя апаның ике туган сеңлесе - ред.) Казанга кил­гәнче Фәниснең бөтен әсәрләрен машинкада мин җыя идем. Аннары күзем кисәк начарлана башлагач, алар мине бу эштән читләш­терделәр. Болай да мәшәкатең күп, янәсе. Ашый башлаган ризыкны тартып алгандай нәүмизләнеп калдым. Ә бит башлаганда, югары белемем дә булмагач, авыр иде. Фәнис әйтә, мин икеләнеп калам. Әйтик, безнең якта "ң" авазы юк. Кайвакыт кайтарып, "ң"мы, "н" мы дип сорый идем. "Бер әйбер әйтәм, еламыйсыңмы?" - ди берсендә Фә­нис. Әйт, дим, аптырап. Маң­гай­га төбәп, "маңка" дигән иде. Шуннан сорамас булдым, үзем бел­гәнчә, йә "ң", йә "н" хәрефен бас­тыра идем.


Фәнис абыйның гел ап-ак күл­мәктән каршы алганын искә төше­рәм. Нурсөя апа җавап биргәнче, Фәнис абый сөйләгән­нәр искә төшә: "Өф-өф итеп тотканга гына кеше рәтендә мин. Тән ярасы бер хәл... Әле бит авыру өметсезлеккә бирелергә, сызлануларга түзә алмыйча еларга, сүгенергә, дөньяны күралмаслык дәрәҗәдә нәфрәт­ләнергә, сәламәт кешеләрнең бө­те­несен дә үзе кебек авыру итәргә теләргә мөмкин". Нурсөя апа исә "пәрдә артындагы хәлләр"нең бер өле­шен ача төшә:


- Кеше килгәнче көндәлек эш­ләрне башкарып өлгерик дип, иртәнге өчтә уяна идек. Сигезләргә хаҗәтләребез башкарылып, өс-башыбыз алмаштырылган була. Фәнис кеше килгәнче дип иртән язарга тырыша иде. Хәзер дә шул вакытка уянырга гадәтләнелгән. Дүртенче яртыдан да соңга калып торганым юк.


Аннан Нурсөя апа аның нинди хәлдә яшәвен, иҗат итүен сөйләп китә. Сөяк белән тиредән генә торганын, ялгыш җәймә җыерылып калган булса, шул җөйнең дә тирене ертып, җәрәхәтләренең ачылуын тыңлыйбыз. Шул хәлдә дә яза, шул кешедән дә көнләшәләр иде бит, дип аптырый ул. "Хәтер төпләрендә утлы күмер" китабында Фәнис абый болай яза: "Китап­ларым ел саен чыгып торгач: "Син авыру кеше булгач, жәлләп чыгаралардыр инде", - дип әйтүчеләр очраштыргалый. Андыйларга мин: "Менә син аяк-кулларыңны селкенмәслек итеп бәйләт тә һич югы бер-ике ай түшәмгә генә карап ят. Авызыңа ашны хатының әлүмин кашык белән салып торсын. Түшеңә каләм белән дәфтәр куйдыр. Бер бармагың да селкенмәгән килеш шигырьләр, хикәяләр яз, китаплар укы. Университет укытучыларына имтихан бир. Атналык "Литературная газета", журналлар укы. Нәрсә яза алырсың икән һәм язганна­рыңны сине кызганудан басарлар микән?! - дип җавап бирә идем...". Хатыны исә, андый хәлләр еш була, язганын бастырмаганнары, кире борганнары да шактый, ләкин ул күңелен төшерми, тагын да үҗәтләнеп яза иде, дип искә ала.


Бүген Нурсөя апа белән Сәүия Фәнис абыйның иҗатын халыкка җиткерү белән мәшгуль. Миңа калса, Фәнис абый үрнәгендә биреш­мәс, максатларына ирешер алар. Гәрчә бу юл сикәлтәле булса да. Нурсөя апа беренче чиратта Фәнис дип яши. Фәнисенә, димәк, татар әдәбияты­на гомерен, сәла­мәтлеген корбан иткән бу хатын өлешенә сикәл­тәләр азрак булса иде дә бит, әмма... Бер урамга Фәнис Яруллин исемен биреп булмасмы дигән үтенечен, Казанда бер Яруллин урамы бар бит инде, дип борганнар. Ике елдан Фәнис Ярул­лин­ның сиксән еллыгын бил­геләп үтәсе була, анысы ничек узар? Бүгеннән әнә шуларны уйлый ул.


Хәер, тормышларында күңел­ле вакыйгалар да шактый. Фәнис Яруллинның туган ягы Баулыда һәйкәл ачканнар, музей эшләп килә. Ә бит Фәнис абыйга Казанда да бер дигән музей оештырып булыр иде. Аңа бүләк ителгән дивар тулы кызлар чиккән кулъяулыклар гына да ни тора! Нурсөя апа бо­ларның барысының да чынга ашуына өметләнә. Югалмасын иде ядкәрләр, вакытында урнашсын иде дип тели ул. Югалтулардан исә, Фәнис абыйның җырлавын тасмага яздырмавына үкенә. Аның белән кара-каршы җырлаучылар әле дә Фәнис абый тавышының матурлыгына, моңына сокланып туя алмыйлар. Фәнис абыйның да тормышта үкенече булган. Нурсөя­сенә туган ягы турында сөйлә­гәндә, кәрлә кара каенны телгә ала торган булган ул. Ә инде туган ягына парлап кайткач, әлеге агачны таба алмавына гаҗиз калган. Нефть­челәр килгәч, үзеннән-үзе бетте дип аңлатканнар аларга. "Без бик күп җирләрдә булдык, диңгезне дә күрдек, читтә яшәүче татарларны да барладык. Без булмаган төбәк калмагандыр да. Әмма Фәнис диңгезгә дә түгел, Ык елгасына, авылы табигатенә гашыйк иде", - ди Нурсөя апа. Фәнис абыйның туган көне уңаеннан чыгарылган әдәби биттәге "Суга сөйләгән серләр" хикәясе, ши­гырьләре дә, әйтерсең лә, Ык буенда язылган. Исән булса, 9 февральдә аңа 78 яшь тулган булыр иде...

Ватаным Татарстан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: