Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесе билгеле

Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча имтихан беренче тапкыр компьютерда узачак.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек федераль хезмәте 2021 елда БДИ расписаниесен раслады.

РИА Новости имтиханнар уздыру көннәрен хәбәр итте.

31 май — география, әдәбият һәм химия;
3 һәм 4 июнь — рус теле;
7 июнь — профиль буенча математика;
11 июнь — тарих һәм физика;
15 июнь — җәмгыять белеме;
18 июнь — биология һәм чит тел буенча язмача имтихан;
21 һәм 22 июнь — чит телләр буенча телдән имтихан;
24 һәм 25 июнь — информатика;
28, 29 июнь һәм 2 июль- резерв көннәр.
Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча имтихан беренче тапкыр компьютерда узачак.

28 июньдә география, әдәбият, биология һәм тарих буенча язмача, шулай ук чит телдән телдән имтихан, 29 июльдә җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика, информатика һәм чит телдән имтиханның язма өлеше буенча, 2 июль барлык фәннәр өчен резерв көн булачак.

Моннан тыш, өстәмә срокта имтиханны беренче булып тапшырган һәм канәгатьләнерлек нәтиҗә алмаган укучылар география, әдәбият, чит тел, биология һәм тарих буенча телдән имтихан тапшыра алачак.

13 июльдә рус теленнән резерв имтихан көне билгеләнгән, 14 июльдә җәмгыять белеме, химия, физика, чит телнең язма өлешен, профильле математиканы һәм информатиканы тапшырып булачак. Шулай ук барлык фәннәр өчен дә резерв көн 17 июльгә билгеләнгән.

Барлык фәннәрдән имтиханнар җирле вакыт белән 10: 00 сәгатьтә башлана. 

Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X