Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» «Безнең ишегалды» программасын булдыру буенча эш башлады

“Бердәм Россия” партиясенең ишегалларын төзекләндерү буенча җиткерелгән тәкъдиме Татарстан Президенты тарафыннан хупланды.

Киләсе атнада ук «Бердәмросиялеләр» бөтен республика буенча күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар үткәрергә җыеналар. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Бердәм Россия” партиясе тәкъдиме буенча, республикада күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү программасын эшләргә кушты. Халык белән фикерләшкәч кенә, төзекләндерү эшләре башкарылачак. Әлеге проектның төп идеясе – халык фикереннән башка берни дә башкарылырга тиеш түгел», - диде “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов.

2020-2024 елларны үз эченә алган алдагы биш елда Татарстанда 9 меңләп күпфатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерерү күздә тотыла.

Фото: tatar-inform архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев