Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» партиясе штраф салынмый торган чикне киметү инициативасын хупламаячак

Партия илдә яшәүчеләрнең фикерен өйрәнү өчен әлеге тема буенча киң җәмәгатьчелек катнашында дискуссия үткәргән.

«Бердәм Россия» партиясе илдә штраф салынмый торган чикне сәгатенә 20 чакрымнан 10 чакрымга кадәр киметү инициативасын хупламаячак, чөнки россиялеләрнең күпчелеге әлеге чараны кирәгеннән артык дип саный. Партиянең генераль советы сәркатибе Андрей Турчак шулай дип белдерде.

«Декабрь башында гражданнарны кабул иткән вакытта «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев әлеге проблема буенча үз позициясен ачык белдерде — штраф салынмый торган чикне сәгатенә 10 чакрымга кадәр киметү юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозарга уйлап та карамаган күп кенә кешеләрне штрафка тарту өчен бер сылтау булачак», - диде Турчак.

Генераль совет сәркатибе сүзләренчә, «Бердәм Россия» партиясе илдә яшәүчеләрнең фикерен өйрәнү өчен әлеге тема буенча киң җәмәгатьчелек катнашында дискуссия үткәргән. «Күпләр бу чараны кирәгеннән артык дип саный. Шунлыктан «Бердәм Россия» партиясе әлеге инициативаны хупламаячак», - дип искәртте Турчак.

РФ вице-премьеры Максим Акимов моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Юл хәрәкәте иминлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе киләчәктә юлларда тизлек режимын сәгатенә 20 чакрымнан 10 чакрымга кадәр арттырган өчен штраф салынмый торган чикне киметү тәкъдимен хуплады.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев