Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең депутатлыкка кандидатлар исемлеге ТР Үзәк сайлау комиссиясендә теркәлде

Теркәлгән кандидатларга билгеләнгән тәртиптә таныклыклар тапшырылачак.

Бүген шундый таныклыкны депуталыкка кандидат, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге вәкиллекле вәкиле Юрий Камалтынов алды. Партиянең төбәк бүлеге исемлегендә 55 кеше теркәлгән. Кандидатлар исемлеге 20 июньдә узган “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге төбәк конференциясендә катнашучылар тарафыннан расланды һәм 28 июньдә республика үзәк сайлау комиссиясенә тәкъдим ителде. Кандидатлар исемлегенең  ТР Сайлау кодексы һәм Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокуклары һәм референдумда катнашу хокуклары турында Федераль закон таләпләренә  туры килүе тикшерелгән.

-Без сайлауларда җиңүгә ышанабыз.  “Бердәм Россия” кандидатларына  сайлаучылар тавышларын бирерләр дип өметләнәбез.  Алдан тавыш бирүләрдә дә халыкның “Бердәм Россия” кандидатларын яклавын күрдек, - ди Юрий Камалтынов.

Фото: “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X