Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлекчәсе «МОЙ ДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» сервисында бер айда 4079 наказ җыйган

Гомумән алганда, мобиль кабул итү пунктларында, ишегалды очрашуларында һәм башка каналлар аша сайлаулардан партия адесына 12 мең наказ килгән.

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы Үзәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «МОЙ ДЕПУТАТ. ОНЛАЙН» интернет-сервисы 13 июльдә эшли башлаган иде. Республикада яшәүче һәр кеше үзенә уңайлы форматта – сайт, 8 (800) 201-1600 бушлай телефоны яки WhatsApp чаты аша үз тәкъдимнәре белән уртаклаша, наказ калдыра ала. Мөрәҗәгатьләрне республика бүлегенә дә, теге яки бу тармакны тәкъдим итүче яки конкрет сайлау округыннан сайланучы конкрет кандидатка да җибәрергә мөмкин. Партиядә персональ җаваплылыкка күчү наказларны үтәү сыйфатын шактый арттырырга мөмкинлек бирәчәгенә ышаналар. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова 13 августта колл-үзәктә икенче кизү үткәрде һәм журналистларга эшнең ничек баруы турында сөйләде:

– Безнең партиядә барлык кандидатлар да тигез: кизү торуларда партия исемлегендәге номерга карамыйча, эш белән тәэмин ителү һәм регалиягә карамыйча, барысы да катнаша, - дип хәбәр итте Светлана Захарова. – Колл-үзәк эшендә Фәрит Мөхәммәтшин, Владимир Чагин, Альбина Насыйрова, Марат Әхмәтов, Юрий Камалтынов, Андрей Кондратьев, Татьяна Ларионова катнашты. Бу бик файдалы эш – халык өчен дә, кандидатларның үзләре өчен дә. Бүгенге көндә «Минем депутат» сервисы республика халкыннан 4079 наказ һәм тәкъдимнәр җыйды. Аларның күбесе-төзекләндерү, юллар төзү, торак-коммуналь хуҗалык проблемалары һәм социаль сәясәт мәсьәләләре.

Шул ук көнне «МОЙ ДЕПУТАТ» колл-үзәгендә исемендәге Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты «Бердәм Россия» дән Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рамил Төхвәтуллин кизү торды.

- Аралашу барышында кеше хис-тойгыларын ишетүебез бик мөһим. Мин мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләреннән шалтыратуны башладым. Сораулар бик күп. Кешеләрнең актив гражданлык позициясе, кешеләрнең, чыннан да, мәдәният үсеше өчен җан атуы куандыра. Халык ишетә, аңлый, аның белән бюрократик телдә сөйләшмәскә кирәк. Минемчә, хәзер тулысынча дөрес стратегия сайланган, - дип билгеләп үтте Төхвәтуллин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «МОЙ ДЕПУТАТ.ОНЛАЙН» – ТР Дәүләт Советында алдагы эш өчен наказлар җыюда «Бердәм Россия» нең Татарстан бүлекчәсенең бер каналы гына. Сайлаучылардан теләкләр шулай ук партиягә иҗтимагый кабул итү бүлмәләре аша, ишегалды очрашулары вакытында, шулай ук мобиль кабул итү бүлмәләре аша да килә. Соңгы мәгълүматларга караганда, интенсив эш барышында партия сайлаучылардан 12 меңгә якын наказ җыйган. Чагыштыру өчен, бу 2014 ел белән чагыштырганда биш тапкырга күбрәк: узган кампания вакытында «Бердәм Россия» адресына 2500 мөрәҗәгать килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев