Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Беренче чиратта тикшерелергә тиешле ветераннар диспансеризациясе 9 майга төгәлләнергә тиеш

Тыл хезмәтчәннәрен дә исәпкә алып, ветераннарның барлык категорияләренә керүче 19 684 кеше диспансеризация узган.

9 майга Бөек Ватан сугышы ветераннарының беренче чиратта диспансеризациягә каралган категорияләрен тикшерү төгәлләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко хәбәр итте.

Ул сугыш ветераннарына дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларында медицина ярдәме чираттан тыш күрсәтелүен, алар өчен ел саен диспансеризация, шул исәптән өйгә килеп карау да оештырылганын билгеләп узды. Бу максатлардан чыгып, мобиль табиб бригадалары булдырылган.

“1 майга беренче чиратта диспансер тикшерүләре Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм сугыш инвалиды булган 5 933 кешегә үткәрелгән. Бу, шулай ук, “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгәннәр, фашизмның элекке тоткыннары, сугыш ветераннары һәм инвалидларының тол хатыннары һәм ирләре. Диспансеризацияне тыл хезмәтчәннәрен дә исәпкә алып, ветераннарның барлык категорияләренә керүче 19 684 кеше узган. Өйләргә барып йөрүче табиблар бригадасы 11 меңнән артык кешенең сәламәтлеген тикшергән. Стационар шартларында 5,5 меңнән артык ветеран дәваланган”, - дип белдерде Виниченко.

Аның сүзләренә караганда, 9 майга ветераннарның беренче чиратта тикшерелергә тиешле категорияләренә диспансеризацияне төгәлләү күздә тотыла. Ел дәвамында исә, ветераннарның башка категорияләре табиблар күзәтүендә булачак.

Фото: https://pixabay.com | stevepb

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев