Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР КАР КҮРДЕМ!»

Алтын эзләүчеләр торган җирләрдән башка илгә волонтер булып китә алыр идеңме? Уйга калдыңмы, дустым? Ә Африканың Гана республикасы егете Фарук Ганди ике дә уйламыйча ризалашкан. Ул кышкы каникуллар вакытында Башкортостанның «Тимербатыр» лагеренда эшләгән. Моның турында кичә күп кенә матбугат чаралары язып чыкты. Ә «Ялкын» бу егетнең үзен тапты һәм аның белән турыдан-туры элемтәгә чыкты.

«Тимербатыр» лагеренең эшли башлаганына ике ел икән. Аның төп юнәлеше – робототехника һәм инглиз сөйләм теле. Лагерь җитәкчелеге Уфаның волонтерлар белән алмашу буенча «AIESEC» Халыкара оешмасына мөрәҗәгать итеп, төрле илләрдән лагерьга волонтерлар җәлеп итәләр. Лагерь һәр каникулда эшли. Бирегә кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында берешәр волонтер килә. Лагерь җитәкчелеге бу юлы да «AIESEC» оешмасына мөрәҗәгать иткән. Төп таләпләрнең берсе – волонтер рус телен белмәскә тиеш булган. Шулай булганда укучылар инглиз телен яхшырак үзләштерәләр икән. Кирәкле кеше… Африкада табылган!

Африка егетенә Уфада бик ошаган

Фарук Ганди үзе русча да, татарча да, башкортча да белми. Бары тик инглиз телендә генә сөйләшә. Шуңа да үземнең студент чагымда Америка Кушма Штатларында шомарган тәҗрибәмне эшкә җигәргә туры килде – аның белән инглиз телендә аралаштык.

27 яшьлек Африка егетенең Россиягә әле беренче тапкыр гына килүе икән. Безнең ил лагерьларында укытучы-волонтер булып эшләве дә – тәүге тапкыр. Ә моңа кадәр Ганада волонтер булып хезмәт куйганы бар. Ул андагы балаларны да шулай ук инглиз теленә өйрәткән.

– Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Шуңа Уфага эшләргә килдем дә. «Тимербатыр» лагеренда балаларга инглиз телен өйрәттем. Бик яраттым үзләрен. Африка һәм Россия балалары арасында шактый аермалар барлыгын да аңладым. Мисал өчен, сезнең илдәге балалар бик кызыксынучан, бик күп сораулар яудыра, күп төрле әйберләрне белергә тели, – ди егет.

Фарук шушы лагерьда эшләү вакытында Башкортостанның Бөрян районындагы Әбделмәмбәт авылында яшәгән, Россиянең һәм Башкортостанның мәдәнияте белән танышкан. Биредә аңа бик ошаган. Төрле тәҗрибә тупладым, ди ул. «Хәтта чаңгыга да бастым! Монда карны беренче тапкыр күрдем. Бу авылның кешеләре бик ачык, гаилә җанлы. Башкортостан мәдәниятен дә бик яраттым. Аларның җырлары, биюләре, телләре дә ошады. Хәтта берничә сүз дә өйрәнә алдым. Хәзер «яхшы», «пока», «как дела?» дия беләм, – дип искә ала ул.

Хәзерге вакытта егет – Уфа шәһәрендә. Бераз ял иткәннән соң, тагын бер лагерьда атна дәвамында укытучы-волонтер булып эшләячәк. Шуннан соң гына кире үзенең туган ягына – Ганага кайтып китәчәк. Беренчесе, ләкин соңгысы булмасын, дип әйтәләр. Фарук та шулай ди. Ул киләчәктә башка илләрдә дә волонтер булып эшләргә каршы түгел.

Егетнең Африкада төп эше бар. Ул Gold Mines Limited ширкәтендә сыйфат тикшерү хезмәткәре булып эшли. Бу – алтын эшкәртә торган оешма.

«Атта да йөрттек, чана да шудырдык»

Башкортостанның Бөрьян районындагы “Тимербатыр” мәктәп лагерен оештыручысы, Әбделмәмбәт урта мәктәбе директоры Инсур Үтәбәев – Фарук белән якыннан аралашкан кеше. Без аның белән дә элемтәгә кердек.

– Фарук үзе дә бик яхшы гаиләдән, Россиядәге төрле халыкларның мәдәнияте белән танышырга килгән. Ул балаларны бик ярата. Җырларга, биюгә дә мөкиббән. Безнең укучылар да аны бик ошатты, чөнки, беренчедән, ул – мөселман, икенчедән, балалар белән күңелен биреп эшли. Ул алар белән һәрвакыт булды, төрле чаралар уздырды. Авыл халкы белән очрашты, яшьләр белән спортзалда төрле уеннар уйнады, – ди Инсур Рамил улы.

– Фарук балалар белән бары тик инглизчә генә аралашты. Дәресләрен уен форматында уздырды. Балалар үзләре дә инглиз телендә сөйләшергә тырышты. Хәер, волонтерның үзен дә күп нәрсәгә өйрәттек. Әйтик, русча сүзләргә өйрәттек, Россия турында сөйләдек. Моңарчы Фарукның карны бер дә күргәне булмаган. Аңа чана шудырдык, атта йөрттек, тимераякка бастырдык. Бездәге азык-төлекнең, ашауның нинди икәнен дә күрде, – ди Инсур әфәнде.

Бездә инглиз телендә аралашу бөтенләй юк. Шуңа да «Тимербатыр»га йөрүче балалар Фарукның дәресләре вакытында үзләренең инглиз телен бик үк яхшы белмәвен һәм бу телнең мөһимлеген аңлый. Укучыларда бу фәнгә караш та үзгәргән, балалар бертавыштан аны өйрәнергә кирәк дигән икергә килгән. «Тимербатыр»да тулы бер көн волонтер килгән илнең мәдәнияте белән таныштыруга багышлана. Башкортостан балалары үзләренең мәдәнияте белән генә таныштырып калмыйча, Гана республикасының милли киемнәрен, җырларын, биюләрен турында да кызыксынып тыңлый.

Төрле илләрнең мәдәниятләре белән танышырга теләүче егет шулай итеп элек бер дә күрмәгән җирләрне күреп киткән. Тел Киевка кадәр илтә, диләр. Бу юлы Фарукны инглиз теле Уфага кадәр җиткергән. Киләсе тукталышы кайда булыр? Монысы әлегә билгесез.

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев