Беркайчан да булганы юк иде… (фикер)
Россиядә президент сайлау алдыннан туктап торган бәяләр яңадан старт алды. Бензин бәяләренә ияреп, куллану товарларының бердәм рәвештә яңа үрләр яулый башлавы турында хәбәрләр килә. Росстатның рәсми хәбәрләре дә май аенда илкүләм бәяләр узышы башлануын сөйли. Рәсми статистика апрель аена мөнәсәбәтле рәвештә май бәяләренең 3,9 процентка сикерешен билгеләгән.
Бу – 2013 елдан соң рекордлы күрсәткеч икән. Мондый сикереш доллар котырып, сум хәлсезләнгән 2015 елда гына күзәтелгән булган. Эре җитештерүчеләрнең 13 проценты үзләре төяп озаткан товарларга бәяләрне күтәрүләрен, 33 проценты “чит“ләрнең бәяне күтәрүе турында әйткәннәр. Топ-менеджерлар әле тагын да чималга һәм материалларга бәяләр күтәреләчәген көтәләр икән. Өстәмә кыйммәткә салым 20 процентка җиткерелгәч, бәяләр, тагын бер тапкыр тирән сулыш алып, түшәмгә сикерәчәкләр, монысы да котылгысыз. Россиякүләм хәлләр шундыйрак: бәяләр күтәрелә, реаль керемнәр кими. Март сайлавы халык кесәсендә шул рәвешле кайтаваз бирә. Коммуналь түләүләргә традицион июль күтәрелеше дә кул сузымы ераклыкта гына.
Без Татарстандагы хәлләргә күзәтү ясарга ашыктык, чөнки беләбез: Татарстан моңа кадәр социаль өлкәдә Россия өлкәләреннән уңай якка аерылып торды. Идел буе федераль округында үткән елның декабренә май чагыштырмасын карасак, бәяләрнең иң югары индексы Түбән Новгород өлкәсендә: ул – 102 процент. Бәяләр индексы ягыннан тагын 9 өлкә безне узып киткән, биш өлкә Татарстан кебек 101,2ле индекс күрсәткән. Бу – бәяләр күтәрелгән, әмма әлегә түзәрлек дигәнне аңлата. Ләкин индекс үзе генә күп нәрсә аңлатмый әле ул. Чын бәяләрнең үзләрен карарга кирәк.
2,5-3,5 процент майлылыктагы пастеризацияләнгән сөткә бәя, мәсәлән, Самара өлкәсендә – 56 сум 15 тиен; Чуаш Республикасында – 54 сум 30 тиен; Татарстанда – 44 сум 13 тиен тора. Арыш икмәге шулай ук Самарада – 48 сум 76 тиен, Башкортстанда – 43 сум 35 тиен, Татарстанда – 41 сум 46 тиен, Саратов өлкәсендә – 32 сум 92 тиен. Аерманы сизәсездер...
Татарстанның үзендә дә бәя белән бәя нык аерыла. Нурлат районында Дарницкий сортлы икмәк июнь аенда 32 сум 83 тиен торса, Лаеш районында 48 сум 30 тиен тора. Арчада быелның феврале белән чагыштырганда бу төр икмәкнең бәясе төшкән: ел башында 49 сум 64 тиенлек республика рекорды булган бәя май-июньгә 44 сум 77 тиенгә кадәр түбәнәйгән. Югарыдан старт алсаң, бензинга карап тормыйча, бәяләрне бераз төшерергә дә була икән.
Бензин дигәннән, Идел буе федераль округында ул Уфа белән Казанда иң түбән бәядән сатыла. 18 июньгә Уфа бәясе – 40 сум 59 тиен, Казанныкы – 40 сум 64 тиен. Иң кыйммәт бензин Кировта – 42 сум 66 тиен. Президент сайлар алдыннан Казанда бәя 37 сум 40 тиен булган. Гыйнварда шул ук бәя шәйләнә. Димәк, сайлау белән бәяләр тотрыксызлыгы арасында туры бәйләнеш бар.
Президент белән ”Туры элемтә” бензин бәяләренә ни рәвешле йогынты ясаган? Путинга зарлану файда бирәме? Сорауларга җавап бирергә тырышып карыйк. ”Туры элемтә” алдыннан Ульяновскида бензин бәясе 40 сум 62 тиен булса, хәзер 40 сум 65 тиен, Пермьдә 42 сум 11 тиенлек АИ-92 хәзер 41 сум 57 тиенгә калган. Кайдадыр бәя тиенләп арткан, кайдадыр тиенләп кимегән. Россия буенча бензин бәяләре уртача 4 тиенгә арзанайды, дип шаулаша әнә үзәк матбугат. Төп нәтиҗәне исә тагын берничә айдан гына ясап булачак. Аналитиклар ягулык бәясенең 50 сумга кадәр күтәреләчәген вәгъдә итәләр, хәтта аның дефициты башлану белән дә куркыталар. Вакыт күрсәтер. Ихтимал, безгә тагын бер тапкыр Черномырдинча: ”Беркайчан да булганы юк иде һәм менә тагын...” – дип әйтергә туры килер.
Фото: https://pixabay.com | Skitterphoto
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев