Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Берлинга» барасыңмы?

16 апрель көнне Казанның Горький исемендәге үзәк паркында «На Берлин!» дигән Бөтенроссия квесты уздырыла. Чара Берлинга һөҗүм операциясе - совет гаскәрләренең фашистлар Германиясен җиңүгә багышлана. Анда 14 яше тулган һәркем катнаша ала.

- «На Берлин!» дигән квест 12 сәгать 15 минутта Горький паркында башланып китә. Көндезге сәгать 2дә Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасында тәмамлана. Үз командаңны туплап, Берлин операциясе мотивлары буенча оештырылган квестта катнашып, Зееловск биеклегеннән алып Рейхстагка кадәр җит! - дип чакырды яшьләрне әлеге квестка «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Азат Идрисов.

Чарада катнашыр өчен, 6-10 кешедән торган команда туплап, 15 апрель 21.00гә кадәр гариза җибәрергә кирәк. «На Берлин» дигән квест катнашучыларны Берлин операциясенең төп этаплары белән таныштырачак.

Квест-уен нигезе итеп, Берлин операциясенең сюжет линиясе сайлап алынган. Андагы һәр этап хронологик рәвештә бирелә, биремнәр дә аларга бәйле рәвештә төзелә.

Азат Идрисов фикеренчә, әлеге квест, исеменнән үк аңлашылганча, Бөек Ватан сугышы тарихы белән сугарылып барачак. Мондый чараны уздырып, оештыручылар яшьләрдә патриотик тәрбияне тагын да арттырырга тели. Әлеге квестның төп үзенчәлеге - биремнәрне чишүдә генә түгел, ә катнашучыларны авырлыкларны җиңәргә өйрәтүдә. Квест шулай ук Берлин операциясе детальләренә дә игътибарны җәлеп итәчәк.

Белем бирү ягыннан да, мондый квестның файдасы шактый. Исегезгә төшерәбез, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан тәкъдим ителгән квест форматы катнашучыларга Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Моны быелның гыйнвар, февраль айларында уздырылган «Ленинград блокадасы», «Сталинград сугышы» квестлары нәтиҗәләре шуңа дәлил булып тора. Бөтен Россия буенча әлеге квестларда катнашучылар саны 30 меңне тәшкил иткән.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев