Бертуган Айрат һәм Радик Шәймиевлар "Форбс" журналы төзегән яңа рейтингта Россиянең иң бай гаиләләре исемлегенә кергән. Алар бишенче урында. Аларның уртак байгылы - 2 миллиард 300 миллион доллар исәпләнә. "Форбс"ның миллиардерлар рейтингында аларның һәрберсенең байлыгы - 1 миллиард 15 миллион доллар дип күрсәтелгән. Россия эшкуарлары гаиләләре арасында беренче урында -...
Бертуган Айрат һәм Радик Шәймиевлар "Форбс" журналы төзегән яңа рейтингта Россиянең иң бай гаиләләре исемлегенә кергән. Алар бишенче урында. Аларның уртак байгылы - 2 миллиард 300 миллион доллар исәпләнә. "Форбс"ның миллиардерлар рейтингында аларның һәрберсенең байлыгы - 1 миллиард 15 миллион доллар дип күрсәтелгән. Россия эшкуарлары гаиләләре арасында беренче урында - бертуган Аркадий һәм Борис Ротенберглар. Аларның уртак милке 5 миллиард 550 миллион доллар. Икенче урында- 4 миллиард 850 миллион доллар белән, абыйлы-энеле Михаил, Сәет-Сәлам Гуцериевлар һәм аларның бертуганнарының улы Микаил Шишханов. Бертуган Алексей һәм Дмитрий Ананьевлар өченче урында. Аларның байлыгы 4 миллиард 600 мең доллар исәпләнә. Сүз уңаеннан, Россиянең 10 бай гаиләсенең тулаем милке 26 миллиард 300 миллионга җитә.
"Болгар" радиосы.
Нет комментариев