Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бервакыт шулай Брестта... (булган хәл)

Брестка, хәрби сборга китәр алдыннан сабакташыбыз Флорид Әгъзамовны Уфага, Башкортстан университетына укытучы итеп чакыралар икән дигән хәбәр мәгълүм булды. Күбебезнең кайда, кем булып эшләячәге әле бөтенләй билгеле булмаган вакытта бит бу! Кемгә шатлык, кемгә... Юк-юк, группабыз белән сөендек кенә иң шәп шәриктәшебез өчен. Бер кичне, аэропорт ресторанына барып, бу яңалыкны...

Әлегә без Белоруссиядә. Брест казармаларының берсендә, сборда. Хәрби өйрәнүләрдән буш вакытта Буг елгасына терәлеп торган диярлек ныгытма хәрабәләре буйлап дошманга озак бирешмәгән каһарман якташыбыз Петр Гаврилов һәм аның көрәштәшләре эзләреннән йөрибез, «Брест ныгытмасы музее» экспозицияләре белән танышабыз... Бер ай чамасы вакытыбыз шулай тиз үтеп тә китте.

Сборда чакта күңелле, көлеп-шаярып искә алырлык хәлләр дә булгалады. Шулай бер төнне командирыбыз капитан Якименко взводыбызны өйрәнүләргә алып чыкты. Һәркайсыбыз сугыш елларыннан калган, йомшак түшәктәй үлән баскан снаряд-бомба чокырларына кереп ятты. Шартлы дошманга каршы буш патроннар белән аткан булабыз... Үтереп йокы килә...

Казармага кайтыр алдыннан стройга тезелдек. Перекличка башланды:

- Әгъзамов, Әһлиуллин, Васильев, Гыйззәтуллин, Зәйнетдинов, Куранов, Шириязданов, Фәтхиев, Миншин, Зарипов...

Әгъзамов кына дәшмәде. Эзләп киттек үзен воронкалардан. Булачак яшь офицер автоматын кочаклап йокыга талган икән.

- Атам үзеңне, инәң башы! - дип җибәрде ул, үзен төрткәләп уяткач.

- Ярар, атмый гына тор әле приват доцент, стройга басуыңны бел! - диде арабыздан берәү, шаяртып.

- Их, малай, олы сумка күтәреп Уфа урамы буйлап университетка барышым иде - төшемне бүлдердегез, черт возьми...

Рәхәтләнеп бер көлештек.

Флорид дус кебек һәрберебез Казан дәүләт университетын 1959 елда тәмамлап, филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы алып чыксак та, байтагыбыз гомерен матбугатка багышлады. Флорид үзебезнең республика өчен кирәгрәк кадр булып чыкты. Питрәч район газетасында эшли башлаган егетебезне «Совет Татарстаны»на чакырып алдылар. Аның чын доцентлык юлы шуннан башланды да инде. Әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары... Арада Мәскәү Иҗтимагый фәннәр академиясендә уку, диссертация яклау, тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ирешү, соңыннан элеккеге хезмәтеннән дә җаваплырак, мәшәкатьлерәк эшкә күчү - йөзләгән яшь журналистларның остазы булу.

Әйе, Флорид Имамәхмәт улы Әгъзамов Совет Армиясе лейтенанты да дигән хәрби чинисем генә алып калмады, зур командир - Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы мөдире, факультет деканы булып та танылды.

Флорид барлык дус сабакташлары белән дә аралашып яшәде. Сборда төшерелгән рәсемдә дә сез аны алар хозурында күрәсез (сулдан уңга - «Эфир»ның баш синоптигы Константин Куранов, язма авторы, Флорид үзе һәм Марсель Васильев).

Әгъзамовлар буынының телгә алып сөйләрлек эшләре бар. Әгъзамов үзе генә дә күпме рухи-фәнни мирас, йөзләгән варис-журналист тәрбияләп калдырган шәхес. Шуңа да быел җәмәгатьчелек аның 80 еллыгын зурлап үткәрде. Бу язмам аның рухына дога булып ирешсен иде.

Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ. Казан.

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев