Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бетәм дип уйламыйк, юкса бетәбез. Журналист Риман Гыйлемхановның пенсиядәге укытучы Рәсимә Мурасовага җавап хаты

Ютазы районының Кәрәкәш­ле авылыннан пенсиядәге укытучы Рәсимә Мурасова язган хатны алгач, ике дә уйламый юлга чыктым. Беркемне дә тәнкыйтьләмәгән, “акылга утыртырга” теләмәгән Рәсимә апа, туган авылының киләчәге өчен борчылып, хәтта авылны яшәтү өчен ниләр эшләргә икәнен язган.

Сәфәрдән кайткач, аның үзе­нә дә хат юлларга булдым. Хат язышу совет чорында тәрбия­лән­гән буын өчен үзара хәл бе­лешү, аңлашу, кайбер сер­ләрне уртаклашу өчен менә дигән бер ысул иде. Сүзләремне дә элек­кечә башлыйм.
Хат башы, кирәк булса, яз каршы.


Рәсимә апа, нихәлләр соң? Иң элек сине бер-бер артлы килүче бәйрәмнәр белән котлыйм. 1 Май, 9 Май көннәрен әйтүем инде. 19 май – Пионер туган көн белән котлау килешеп бетмәс, чөнки пионерлар инде юк. Шулай ук, син язганча, колхозлар да бетте, авыллар да картая, ке­черәя, бетүгә таба бара.


Бу хәл күпләрне борчый, әмма буласы булган инде, Рәсимә апа җаным, колхозларны сагынып елап утырудан файда юк. Шул ук вакытта бер-бер чара да күрми булмый. Син: “Әйдәгез әле, Кәрәкәшле авылында зур һәм заманча мегаферма төзик”, – дип яз­гансың. Моның ише мәсь­әләгә минем теш үтми. Үзең белән очрашып сөйләшә башлагач, тагын әллә нинди фикерләр әйтеп, мине аптырашта калдыр­магаең дип уйладым, Рәсимә апа. Шуңа күрә синең янга барырга район­ның җаваплы кешеләрен дә күндердем. Хәер, күндерү дип әйтү дөрес булмас, синең хат белән алар үзләре кызыксынды. Үзем дә хәйләкәр инде, име, Рә­симә апа, үз капка төбеңдәге эскәмиядә сине Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зәкуан Ильясов бе­лән район авыл хуҗалыгы идарә­се башлыгы Аяз Шәфигуллин уртасына утыртып куйдым бит, ә! Рәхәтләнеп сөйләшеп-аңлашып утырсыннар әле, мин әйтәм. Бе­лүемчә, синең район җитәкче­легенә мөрәҗәгать иткәнең булмаган.


Менә шул, “әлеге дә баягы, Сәрби әби таягы” дигәндәй,  заманча мегаферма төзүгә килсәк, Аяз Шәфигуллин синең фикер белән килеште үзе. Әмма моның өчен 500 миллион сумнан алып 1 миллиард сумга хәтле акча кирәк, ди. Аны кем бирсен, ди. Син язганча, “элекке совхоз системасындагыча, турыдан-туры дәүләт карамагында” мегаферма төзеп булмый шул хәзер, милек формасы үзгәрде бит. Рәсимә апа, син ха­тыңны Президент та укысын иде, дигәнсең. Газетада чыккач, хатың­ны, шәт, Рөстәм Нургали улына да күрсәтерләр. Әмма мин Президент өчен җавап бирә алмыйм. Шунысын гына әйтә алам: бүген авыл җирендә хуҗалык итүнең кече формаларын булдыруга зур игътибар бирелә, әллә ниткән дәүләт программалары бар. Менә шул, Аяз Шәфигуллин: “Инде бүген булганны саклап, алга атларга кирәк”, – ди.


Рәсимә апа, син: “Колхоздан калган берничә йөз баш терлек караучыга гына эш бар. Аларга да түләү аз”, – дип язгансың. Җир­ле җитәкчеләр синең үз ал­дыңда башкачарак сөйләделәр, ә син әллә ни каршы әйтмәдең.


Дөрес, “Кәрәкәшле” ширк­ә­тен үзегезнең авыл кешесе җитәкләмәвенә гаҗәпләндең, үз авылыбызда уңган-булган кеше­ләр юк идемени, дип хурландың. Монысына мин җавап бирә алмыйм инде, Рәсимә апа җаным, “чит кеше” Алмаз Даутовны мин куймадым. Әмма, аңлавымча, егет эшнең рәтен белә, белеме буенча зоотехник икән ул. Әй­түенчә, бүген Кәрәкәшледә 1700 баш мөгезле эре терлек бар, савым сыерлары – 600 баш. Шир­кәттә 70 кеше эшли. Уртача хез­мәт хакы – 20 мең сум. Әллә ни күп акча түгел инде, тик әле эш башланган гына. Аяз Шәфигуллин тагын яңа ферма төзеләчәген дә әйтте, димәк, терлекләрнең баш саны тагын да артачак.


Рәсимә апа җаным, үпкәли күрмә инде, эчүчелек турында бер фикерең бик ошап җитмәде. Капка төбеңдә сөйләшеп  утырганда Алмазны бер егетне эштән кууда гаепләдең. Ә Алмаз: “Ул запойга китеп эчә”, – диде. Ә син: “Эштән кудыгыз, шуңа күрә эчә”, – дип, теге егетне акламакчы бул­дың. Аңлавымча, егет түгел, ир кеше инде ул, ягъни гаилә башлыгы. Баш югалтып эчеп, ничек тормыш алып бармакчы икән ул? Хәзер жәлләп порукага алу юк бит инде ул, Рәсимә апа җаным. Мин сине аңлыйм, авыл өчен, аның кешеләре өчен өзгәләнәсең. Баш югалтып эчкән кеше авыл өчен нәрсә эшли ала соң ул?


Хатыңда авылдан яшьләр китүе турында бик борчылып язгансың. “Иртән автобус тукталышына ашыгучы яшьләрне кү­реп, йөрәк әрни. Эш юк”, – ди­гәнсең. Ә менә Аяз Шәфигул­лин, эшлим дигән кешегә авылда эш бар, ди. Хәер, үзеңне генә әйт, өч балаң да – ике улың, бер кызың авылда калган икән бит! Терлек асрап көн күрәләр, дисең.


Хат язарга утыргач, нидер сорарга дип сиңа шалтыраткан идем, телефонны киленең Гөл­шат алды. Син балаларыңа кит­кән булгансың. Гөлшат: “Әнкәй­нең өч балага сигез оныгы гына бар”, – дигәч, вәт бәхетле кеше Рәсимә апа, дип куанып куйдым. Балаларыңны авылда мәҗ­бү­риләп калдырмагансыңдыр, дө­рес тәрбия биргәнсеңдер дип уйлыйм. Юкса ничә буынны авыл белән куркытып бетердек. “Начар укысаң, әнә колхозда тирес түгәрсең”, – дигән сүзләрне әле мәктәптә чагында ук мин дә еш ишетә идем.


Бер гыйбрәт сөйлим әле, Рәсимә апа. Монысы – чагыштырмача күптән түгел булган хәл, аны Аяз Шәфигуллиннан ишеттем. Колхозлар тарала башлагач, Аязның үз авылы Яссытугайны алып, гөрләтеп яшәтүен белә­сеңдер инде. Районда мактаулы авыл ул. Аяз авыл хуҗалыгы идарәсенә киткәч, үз урынына бергә эшләгән агроном егетне калдырган. Ярый, монысы, әнием әйтмешли, “не важно”. Кызыгы болай: беркөнне Аяз янына сыер савучы бер ханым килә. “Бүтән түзәр әмәл калмады, китәм”, – ди. Баштарак сәбәбен әйтми. Аяз: “Әйбәт эшлисең, хезмәт хакың да начар түгел, айга 26 мең сум ярап тора бит, ник китәсең?” – дип төпченә башлагач: “Мәктәптә “син – доярка малае” дип улымнан көләләр, күзен дә ачырмыйлар”, – дигән. Аяз шакката, Рәсимә апа: “Авыл хезмәтенең кадерсезлеге күңелгә шулкадәр нык кереп утырган, әле һаман да бәреп чыгарып булмый”, – ди. Син – укытучы кеше бит, шушы мес­кенлек психологиясен, авыл хезмәтен түбәнчелек санауны ничек бетерергә икән, ә? Теге сыер савучы хатынны әйтәм әле, 26 мең сум хезмәт хакы урынына 15 меңгә Урыссуда техничка булып урнашкан икән. Аның каравы район үзәгендә яши!


Синең укучың, яңа гына җир­ле үзидарә башлыгы итеп бил­геләнгән Гөлнара Хәмидуллина белән сөйләшеп алган идем. Кәрәкәшледә 400дән артык йорт бар икән әле. Утырганы-торганы, артында шуганы белән дигәндәй, меңгә якын кеше яши. Кулыннан эш килә торганнары да шактый. “Яши белгән кеше авылда да яши, елап-сыктап утыруны кабул итә алмыйм. Әни: “Үзеңнән түбәннәр­гә кара!” – дип әйтә. Яшибез әле Алла боерса!” – ди Гөлнара. Аның сүзләренә шатландым, әмма бер елыйм да, бер көләм дигәндәй, синең хат искә төшеп, тагын борчыла башлыйм, Рәсимә апа. Чыннан да, бүген мәктәптә нибары 38 бала укый икән. Өч катлы бина киләчәктә бушап калмасмы? Балалар бакчасында – 22 бала. Киләчәктә арту көтелми.


Бер акыл иясе: “Картаям дип уйлама, бу картайта”, – дигән. Аны бераз үзгәртеп: “Бетәм дип уйламыйк, юкса бетәчәкбез”, – дип әйтәсе килә. Сөйләшеп утырганда, син: “Сезне юкка борчыдым инде, мәшәкатьләнеп монда хәтле килгәнсез”, – дип тә куйга­ладың. Ярый борчыгансың әле, Рәсимә апа, юкса бу якты дөньяга килеп,  Кәрәкәшледә синең кебек тынгысыз кеше бар икәнен дә белмәгән булыр идем. “Нигә чукынып китми шунда”, – дип, авылга кул селтәгәннәре дә шактый бит әле аның. Ә син авыл язмышы өчен борчыласың, хәтта үз тормышың түгәрәк булса да.


Бу хат башкаларны да уйландырмый калмас. Мин үзем авыл­ларның юкка чыгасына ышанмыйм. Авылга авыр язмыш юраучыларга: “Шәһәрдә икмәк үсте­реп, терлек үрчетеп булмый, ә ашау көн саен кирәк, – дип әй­тергә яратам. – Ә бар ризыкны читтән сатып алу – үз ихтыярың белән кемгәдер бәйле булу ул”, – дим. Иң авыр заманнарда да халыкны шәһәр түгел, ә авыл, җир ач үлемнән коткарып калган.


Матур сүзләр әйттемме, Рәси­мә апа? Бәлки, дөресе шул дип тә уйлап куйгансыңдыр. Тагын бер сүз әйтим инде. Авыл, ташлап киткәч, сагыну, картайгач, мәңге­леккә кайтып егылу өчен генә кирәк булмасын иде. Ә бу ке­шенең үзеннән тора. Хәзергә хушыгыз, сөйләгәндә безне дә кушыгыз!

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев