Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Без дә – кеше!”. Мөмкинлеге чикле булганнар башкаларга үрнәк күрсәтә

Казанның “Әкият” театры бинасында “Чиклән­мәгән талантлар” II рес­публика яшьләр фес­тивале булып узды. Анда 14тән 35 яшькәчә физик мөмкин­леге чикләнгән талантлы кеше­ләр катнашты. Җиңүче­ләрне 11 номинация буенча билгеләде­ләр. Араларында бию­челәр, җырчы­лар, кул эшләре осталары, спортчылар, шагыйрьләр бар. Узган ел бәйгегә республика районнарыннан 100дән артык гариза кабул ителсә, быел бу сан 200гә җиткән.

Һәркемнең – үз юлы
 
Сабадан Даун синдромы белән авыручы Ләйсән Зарипова турында республикада гына түгел, чит илләрдә дә беләләр.


– Элек без бар нәрсәдән ояла идек. Ләйсәннең авыруыннан да читенсендек. Әмма тора-бара тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өй­рәндек. Кеше сү­зен ишетми башладык. Бар каршылык­лар­ны артта калдырдык, – дип сөйли Ләй­сәннең әнисе Рәмзия ханым. – Һәркем дөнь­яны үзенчә аңлый. Хә­зер бик күпләр Ләйсәнне гап-гади кыз итеп кабул итәләр. Бик күп уңышларга ирештек. Ә бит кайчан гына бу хакта хыяллана да алмый идек. Кызым мәктәптә дә укымады. Сеңлем өйгә килеп укыта. Беркайчан да соң түгел, бары тик тырышырга гына ки­рәк. Мин үзем дә кызыма карап көч алам. Аңа ияреп, өс­тәл теннисы белән шө­гыль­ләнә башладым. Дө­ресен әй­тергә кирәк, физик мөмкин­леге чикләнгән ке­шеләргә карата мөнәсәбәт гел уңай ук түгел. Шуңа күрә андыйларга игътибар и­мәс­кә, артка борылып карамас­ка кирәк. Бу дөньяга без юкка гына кил­мәгән. Димәк, һәр кеше үз юлын үтәргә тиеш. Ләйсән­нән үрнәк алып, башкалар да тормышын үз­гәр­тә икән, без моңа бик шат.


Бәйгедә – кыз да, әнисе дә җиңүчеләр рәтендә. Ләй­сән биеп алдырса, Рәм­зия ханымны олы йөрәкле булуы өчен зурладылар.


Хыялларым чынга аша

Апаста яшәүче Илнур Азизовның тумыштан аяк­ларында проблема бар. Әм­ма күп кенә типсә тимер өзәр­лек егетләргә тиңлә­шерлек ул.


– Без гаиләдә – өч бала. Мин – иң олысы. Энем дә, сең­лем дә үз тормышлары белән яши. Кечкенә вакытта, син гарип, дип тә әйтүчеләр булгалады. Әмма мин әти-әнинең дөрес тәр­биясендә үскәнгә, бу сүз­ләргә артык игътибар итмә­дем. Алар мине, син дә – кеше, дип үстер­деләр. Дөнь­яга ки­рәкле икә­немне тоеп яшәргә өйрәт­теләр, – дип сөй­ли Илнур. – Минем барлык дусларым да сау-сәла­мәт. Үземне бер дә авыруга санамыйм. Аллага шөкер, өйлән­гәнемә бер ел булды. Хатыным Фән­зия бе­лән аңлашып яшибез. Бөтен эшне бергә эшлибез. Без тормышка рәхмәт­ле булырга тиеш. Йокыдан тор­­дыңмы, шө­кер ит. Аяк йөрми дип тормыйбыз, монда килеп җиттек бит әле. Әти-әниемә, хатыныма, тирә-ягым­­дагы кеше­ләр­гә бик рәхмәтле­мен. Әкрен­ләп барлык хыялларым тормышка ашып бара. Иң элек машина алырга ниятләгән идем. Бу да булды. Район хакимияте фатир бирде. Инде бәби дә сө­ясе килгән иде. Шөкер, Алла­һы Тәгалә безгә бу бә­хетне дә насыйп итте. Хаты­нымның карынындагы сабыйны тү­земсезлек белән көтәбез. Иң мөһиме, сау-сәламәт булсын.

Барысы да – җиңүче!

Әлеге фестивальне “Иге­лек маршруты” (“Мар­ш­руты Добра”) дип аталган коммерцияле булмаган оеш­ма үткәрде.


– Бу чараны беренче тапкыр оештыру җиңел бул­мады. Физик мөмкин­леге чик­­ләнгән яшьләр баш­­тарак без­не аңлап та бетермәде. Чи­тенсенделәр. “Ни өчен без­не чакырасыз?”, “Без булдыра алмабыз”, – дип ике­ләнделәр, – дип сөйли оешма җитәкчесе Резеда Абдуллина. – Ә хәзер бар да үз­гәрде. Бүген биредә катнашкан һәр кешегә карап сокланабыз. Алар көчле рухлы булулары белән күпләргә үр­нәк. Араларында, үзенә яр­дәм кирәк булып та, башкаларны кайгырткан ке­шеләр бар. Монда килгән кеше – тормышта болай да җи­ңүче!

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X