Саба таңнары

Без үскәндә, күлмәк апаныкы иде

- Кызыма узган елгы мәктәп формасы да ярый иде әле. Әмма быел аның төсен көлсуга үзгәрткәннәр. Хәзер тагын яңаны сатып алырга туры киләчәк. Балага берни дә кызганыч түгел анысы. Тик бу - өстәмә чыгым бит, әле башка әйберләр дә алырга кирәк, - ди болай да акчага туенмаган Гөлчәчәк Хөснуллина. Бу...

- Кызыма узган елгы мәктәп формасы да ярый иде әле. Әмма быел аның төсен көлсуга үзгәрткәннәр. Хәзер тагын яңаны сатып алырга туры киләчәк. Балага берни дә кызганыч түгел анысы. Тик бу - өстәмә чыгым бит, әле башка әйберләр дә алырга кирәк, - ди болай да акчага туенмаган Гөлчәчәк Хөснуллина. Бу мәсь­әлә башкаларны да борчый.

- Россиядә әти-әниләрнең 77 проценты мәктәп формасын кер­түгә риза булса да, әлеге мәсьәлә һәр җирдә дә шома гына бармый. Кайбер төбәкләрдә мәк­тәпләр артыгын кылана. Әйтик, Курган өл­кәсендә бер директор ботинка табанының калынлыгына, чәчкә, бизәнүгә карата та­ләпләр керт­кән. Иртән укучы­ларның чалбар киң­леген үл­чиләр, ә кагыйдәне үтә­мәү­челәр­не дәрескә керт­ми­ләр икән, - ди Дәүләт Дума­сының мәгариф комитеты җитәк­чесе урынбасары Владимир Бурматов.

Татарстан мәктәпләре бер­дәм формага беренчеләрдән булып күчкән иде. Бердәм диел­сә дә, бөтен укучы да бертөрле киемнән йөри дигән сүз түгел. Киемнең төсен, фасон-рәвешен мәктәп әти-әниләр белән бер­гәләшеп сайлый. Тукыманың исә төбәк­ләрдәге һава торышына туры ки­лүе һәм тәнгә һава үткәрүе мө­һим. Өстенлек кара, куе зәң­гәр, көрән, көлсу төстәге кием­нәргә бирелә. Дөрес, моңа өстәп, кайбер мәктәпләр, алмаш аяк киеме идәнне боза торган булмаска тиеш, дигән таләп куя.

Әтнә районы укучылары һа­ман да ретро стильгә өстенлек би­рәләр. Ягъни кызлар - ак һәм кара алъяпкычлар, көрән күл­мәккә, ә малайлар пиджак-чал­барга туг­ры кала. "Әти-әниләр белән шулай сөйләштек. Яңа стильләрне дә сайларга була. Ләкин авылдагы әти-әниләр өчен бу бер проблемага әйләнәчәк. Бөтен кеше дә аны эзләп йөри алмый. Бездә быел 81 бала укыячак, - ди Олы Мәң­гәр мәктәбе директоры Зөлфия Муллагалиева. - Кызларга артык биек үкчәле аяк киеме кияргә рөхсәт итмибез, чәчне җыярга кушабыз. Бала формадан килмәсә, аны өенә кире борып кайтармыйбыз, әлбәттә".

Әмма һәр мәктәпнең - үз тәр­тибе. "Бездә мәктәп фор­масының төсенә бәйләнмиләр. Иң мөһиме - ул чуар гына булмасын. Улыбызга костюмны ел саен яңасын сатып алабыз. Буе үсә бара бит. Хәзерге заманда 10 мең сум акчаң булмаса, балаңны мәктәпкә юньләп әзерли дә алмыйсың", - ди Мөслимдә яшәү­че Газизә ханым.

Пособие кирәк

Күптән түгел Дәүләт Думасына күп балалы гаиләләргә мәктәп формасы алу өчен пособие бирү турында закон проекты тәкъдим иткәннәр иде. Әлеге документ кабул ителә калса, ярдәм күләме бер балага 1,5 мең сум булачак. Әмма моның өчен федераль бюджеттан 3 миллиард сумнан артык акча кирәк икән. Ахыр чиктә, проектны кабул итмә­гәннәр. 2005 елдан социаль хәле авыр булган гаи­ләләргә ярдәм күрсәтү төбәкләргә йөк­ләнгән. "Баламны үзем генә үсте­рәм. Гаиләнең җан башына туры килгән уртача кереме зур дип саналгач, бернинди субсидия дә алмыйбыз. Югыйсә хезмәт хакым да аз. Баланы мәктәпкә әзерләү җи­ңел түгел. Елга бер тапкыр пособие бирелсә, әйбәт булыр иде", - ди Заһидә Галиева.

Илнең 50 төбәгендә болай да балаларны мәктәпкә әзерләү оештырыла. Татарстанда да "Мәк­тәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе кысаларында авыр хәлдәге, күп балалы, билгеле бер категориядәге балаларга уку кирәк-яраклары, спорт костюмнары алырга булышалар. Быел республикада 1 нче сыйныфка 39 мең 900дән артык бала бара. Шуларның 9 меңенә букча бүләк ителәчәк. 2-11 сыйныфта белем алучы тагын 11 мең укучыга да ярдәм булачак.

Ә менә Казанда яшәүче Рәисә Верниковскаяның 10 баласы бар. Шуларның 6сы - мәктәп яшендә. "Пособие бирсәләр, комачауламас иде. Быел балаларны мәктәпкә әзерләү авыргарак туры килә. Ирем кайбер сәбәпләр аркасында эшли алмады. Социаль яклау бүле­ге елга бер тапкыр 5 мең сум акча бирә иде, әле быел анысы да булмады. Кызларга сарафаннар алдык. Ә малайлар­ның һәрберсенә дә форма алырга акча җитми. Кечкенә­рәкләр абыйларыннан калган киемне кия. Бөтен әйберне дә уку елы башында сатып алып булмый. Спорт костюмнарын, башка әйбер­ләрне соңрак алырбыз", - ди ул.

- Акча белән исәпләшеп торыш юк - барыбер аласы. Алмаш аяк киемен дә, оек, блузкаларын да... Без үскәндә, киемнәр ападан кала иде, аңа да берәр туган бирә. Хәзер алай булмый шул. Яңа кием баланың күңелен күтәрә - мәк­тәпкә сөенеп бара, - ди Гөлүсә Закирова.

Болай да аерылалар

Бүген мәктәп формасы ки­рәкме-юкмы, дигән сораулар тынды кебек. Аның әһәмиятен балалар да, әти-әниләр дә аңлый башлады. Ә менә аның бердәм булуы кемгәдер комачаулый әле.

- Балалар болай да телефон, айфон, букчалары белән аерыла. Ә бертөрле киенгәч, алар үзләрен тигез итеп хис итә. Бездә костюм - куе, ә күлмәкләр - ак төстә. Улыбыз Сәет 167 нче мәк­тәптә укый, быел 4 нче сыйныфка бара. Мәктәпкә әзер­ләнүне ав­густның соңгы көн­нәренә калдырдык, - ди "Болгар" радио­сы­ның баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов.

Кечкенә сыйныф укучылары форманы талымламаса да, югары сыйныф укучыларының үзенчә­лек­лерәк, зәвыклырак ки­енәсе килә. "Олы улым бигрәк "модный" киенергә ярата инде. Классик киемнәрне җене сөйми, аның өчен чалбары да сыланып торган булсын, - ди Балтачтан ике бала анасы Әлфия Хуҗиева. - Бездә кара жилет кияләр. Бәйләгәнне сатып алдык. Лицей дигән махсус язуын үзең тегеп куясың. Тер­сәкләренә соры ямау салынган зәңгәр костюм сатып алган идек. Мәктәптә кидер­терләрме, белмим. Ә ул 4,5 мең сумга төште".

- Бердәм форма кертелгән елны балаларның барысына да кием җитмәгән иде. Инде менә быел Казандагы бер оешма 23 балага өр-яңа формалар кайтарды. Балалар бик сөенде. Мәктәп кирәк-яраклары белән махсус оешмалар булыша, - ди Питрәч ятимнәр йорты директоры Резеда Хәлилова.
Танылган кием тегү оешма­ларының берсендә менеджер булып эшләүче Леонид Радюкин бердәм форманың уңай һәм тискәре яклары бар дип саный. "Бер яктан, ул балаларны тәр­бияли, социаль яктан барысын да тигез итеп куя. Ләкин укучыларга сайлап алу мөмкинлеген калдырмый, - ди ул. - Быел әти-әниләр куе зәңгәр, соры төсләргә өстенлек бирә. Шулай ук кара төскә ак полосалар төшкән, дип­ломант сти­лендәге киемнәрне дә яратып алалар. Нигездә без классик стильдә тегәбез. Заманча коллекция, тар итеп эшләнгән модельләр дә бар. Ябык, тулы гәүдәлеләр дә үзләре теләгән киемне таба ала. Без аллергия бирми торган тукымалар сайлап алабыз. Бәяләр 3 мең сум тирәсе".

Чаллыдагы бер ширкәтнең генераль директоры Гөлсинә Садриева белдергәнчә, югары сыйныф укучылары мода, стиль турында әти-әниләреннән яхшырак та белә. Аларга эшлекле стильдәге кием­нәр тәкъдим итәләр. Кадетларга да форма тегәләр икән. "Бездә сайлап алу мөмкинлеге зур. Мәктәп формаларын ел дә­­в­а­мында сатабыз. Башка еллардан аермалы буларак, быел мәктәп базарлары күп оештырыла. 21-23 августта Азнакайга чакырдылар. Анда ташламалар да каралган" , - ди ул.

Яулыкка сүз әйтмиләр

Ә мөселман балалары мәк­тәпкә нинди киемнән йөри? Татарстан Диния нәзарәте мөфтие урын­басары Рөстәм Батров бел­дер­гәнчә, мәктәпләрдә яулык бәй­ләү мәсьәләсе буенча проблема юк. "Узган ел берничә мө­рәҗәгать булган иде. Директорлар да аңлады. Татарстан Министрлар Кабине­тының мәктәп киеме турындагы карарында яулык бәйләргә ярамый дигән чикләү юк. Моны әти-әниләре үзләре хәл итә", - ди ул.

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 123 | 22.08.2015

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: