Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безгә килеп күрегез: иң ябык гүзәлләр Казанда яши

Илнең кайсы шәһәрләрендә юан һәм киресенчә ябык хатын-кызлар күбрәк яшәвен ачыклаганнар. Шатланыгыз, Казанның гүзәл затлары! Татарстан башкаласы ябык хатын-кызлар яшәүче калалар өчлегенә эләккән. Әллә шушы арадагы бәйрәм хөрмәтенәме, тикшерү нәтиҗәләре белән “Ватаным Татартан” хәбәрчесе сорашкан белгечләр дә килеште.

Үзенчәлекле тикшерүне сату-алу белән шөгыльләнүче танылган сайт белгечләре үткәргән. Алар ил шәһәрләрендә нинди үлчәмдәге кием-салым күбрәк сатылуына игътибар иткән. Ябыктыра торган товарлар һәм хезмәт­ләр­гә булган сорауны да өйрән­гәннәр. “Ил күләмендә хатын-кызлар арасында иң популяр кием үлчәме ул – S (30 процент) һәм M (25 процент)”, – дигән белгечләр. Сүз уңаеннан, ир-атларныкын да әйткәннәр. Илдә L (23 процент) һәм XL (19 процент) үлчәмле ир­ләр киемнәре күбрәк сатыла икән. Тикшерү барышында ачыкланганча, Омск, Барнаул һәм Ульяновск шәһәрләрендә юан хатын-кызлар күбрәк. Иң сылу гүзәл затлар Казанда, Пермьдә һәм Ижауда яши, дигәннәр.


Ябыгырга теләүчеләр арасында Мәскәүдә яшәүчеләр күбрәк. Ябыктыра торган товарларны күб­рәк биредә сатып алалар. Икенче һәм өченче урында – Санкт-Пе­тер­бург һәм Екатеринбург. Ульяновск, Тольятти һәм Иркутскида яшәүчеләр исә ябыктыра торган товарлар һәм хезмәтләр белән кызыксынмый да диярлек. Белгечләр барыннан да бигрәк күршелә­ре­без өчен борчылу белдергән. Улья­новскида хатын-кызлар үз-үз­ләрен, гомумән дә, кайгыртырга теләмиме әллә, дип аптыраган алар.


Башкалар белән чагыштырганда, Казанда яшәүче гүзәл затлар, чыннан да, үзләрен күбрәк кайгыртамы? Әлеге сорауны бел­гечләргә бирдек. Башкаладагы спорт корылмаларының берсендә эшләүче фитнес-тренер Кристина Еремеева әйтүенчә, моның шулай икәненә инану өчен, шәһәрдәге спорт залларының санына һәм биредә тәкъдим ителүче хезмәт­ләрнең төрлелегенә игътибар итү дә җитә. “Пилатес, ягъни тәннең барлык мускулларын эшләтүгә юнәлдерелгән гимнастика ясатам. Әлеге төр күнекмәләр җыелмасы ябыгу өчен бик яхшы булып санала. Моннан берничә ел элек кенә хатын-кызларны җәлеп итә алмасак, хәзер өстәмә төркемнәр ачарга туры килә. Эш вакытында көн­дез спорт залына йөреп булмый, ә ялларда хатын-кызның гаиләсенә бәйле мәшәкатьләре дә җитәрлек. Шуңа күрә атна уртасында кичке сәгать тугызга кадәр шөгыль­ләнә­без. Яшьләр генә түгел, өлкән­нәр дә бик теләп йөри”, – диде белгеч.


Табиб-диетолог Рамилә Зин­нә­туллина фикеренчә, бу – кеше­нең үзаңына бәйле. “Һәр хатын-кыз көзгедә үзен ябык итеп кү­рергә тели, әлбәттә. Әмма моңа ирешү юллары төрле. Берәүләр бер төймә дару кабып кына артык килограммнарын югалтырга те­ләсә, икенчеләр дөрес туклануга өстенлек бирә. Алдагы еллар белән чагыштырганда шуны әйтә алам: бүген хатын-кызлар да, ир-атлар да үз-үзенә күпкә игътибарлырак. Йоклар алдыннан берничә сәгать кала ашамау, майлы, тозлы ризыктан баш тарту, өйдә пеше­рел­гән аш-суга өс­тенлек бирү кебек дөрес туклану кагыйдәләре күп гаиләләрдә га­дәти күренешкә әйләнде. Ә дөрес туклану, димәк, ябыгу яки тазару иң беренче чиратта гаи­ләдән килә. Хатын-кыз­лар арасында җитәкче вазифасын башкаручы, эшмәкәр гүзәл затлар күп. Андыйларга юан булу килешми. Казанда тормыш дәрә­җәсе дә яхшырак. Шәһәрдә күпме парк һәм ял урыннары пәйда булды. Сылу булырга теләсәң, саф һавадан да яхшысы юк”, – ди Ра­милә Зиннә­тул­лина.


Ябык булу берләштерә дә икән әле. Социаль челтәрләрдә үзенең буй-сыныннан канәгать булучылар төрле төркемнәр төзи. Биредә файдалы киңәшләр, кызыклы тәкъдимнәр шактый. Син ябыкмы, әллә юкмы икәнен ничек ачыкларга икәнен дә өйрәткәннәр. Моның өчен буй озынлыгыннан 110ны алырга кирәк, ди. Килеп чыккан сан – иң яхшы тән авырлыгы. Әле­ге тест хатын-кызларга гына туры килә, дип тә искәрткәннәр. Исәп­ләп чыгарган сан үлчәү күрсәткәне белән бик үк тәңгәл килми икән, борчыласы юк. Казанда күпме генә ябык хатын-кызлар яшәсә дә, безне ошатмаганнар әле. Россия­нең өч шәһәре – Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан буйлап сәя­хәт­кә чыккан Аргентина туристы Сантьяга Карлиси Татарстан башкаласы турында сөйләгәндә, би­редә кызлар “матур түгел”, дигән. Баксаң, ул бездә озын аяклы сары чәчле гүзәл затларны очратырга ниятләгән икән. “Казанда күбрәк кара чәчле, коңгырт күзле, уртача буйлы хатын-кызлар яши”, – дип язган ул үзенең күргәннәре турында.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев