Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең организмга су һәм кояш җитми

Күп кеше, бер дә хәрәкәтсез тормыйбыз бит, кайдан остеохондроз авыруы килеп чыккан, дип аптырый. Бер караганда, чынлап та, җәяү дә йөрибез кебек, тик арка, умырткалык, җилкә сөякләре авырта башлагач, гаҗәпкә калабыз. Ә бит остеохондроз авыруының без белмәгән яклары да күп икән. Остеохондрозны табиблар алдан картаю, күгәргән буыннардагы шыгырдау тавышы, сәл­пе­рәйгән...

Күп кеше, бер дә хәрәкәтсез тормыйбыз бит, кайдан остеохондроз авыруы килеп чыккан, дип аптырый. Бер караганда, чынлап та, җәяү дә йөрибез кебек, тик арка, умырткалык, җилкә сөякләре авырта башлагач, гаҗәпкә калабыз. Ә бит остеохондроз авыруының без белмәгән яклары да күп икән. Остеохондрозны табиблар алдан картаю, күгәргән буыннардагы шыгырдау тавышы, сәл­пе­рәйгән мускуллар, аркадагы чыдап булмаслык авырту дип бил­гелиләр.

zanyatie

Ул бер үк вакытта баш авыртуы, йокысызлык, депрессия, йөрәк, бавыр, эчәк­лек­ләр­дәге авырту да булырга мөм­кин. Статистика буенча һәр ике олы кешенең берсе остеохондроз авыруыннан интегә дип санала. Остеохондроз килеп чыгуның сәбәпләре төрле. Нәселдәнлек билгеләре сәбәпче булырга мөм­кин. Сезнең гаиләдә бу авыру бе­лән ничә яшьтә чирли башлаганнар - шуны да белү мө­һим. Мат­дәләр алмашы бозылудан да әле­ге авыру килеп чыгарга мөмкин. Күбебез дөрес итеп ашау, физик күнегүләр ясау турында уйламый. Артык авырлык та остеохондрозга җирлек булырга мөмкин. Организмда мик­роэлементлар һәм су җитмәү дә бу проблеманы барлыкка китерә ала. Умырткалыкка, буыннарга зыян килү, гәүдә тотышы бозылу, умырткалык кыегаю да бу авыруны кузгатып җибәрә.

Аркада авырту тойганда һәм бу сезне озак вакыт борчыса, буыннарда хәлсезлек булса, остеохондроз башланган дип уйларга кирәк. Муен остеохондрозы булганда, баш авырта, әйләнә башлый. Физик авырлык, кискен хәрәкәт һәм йөткергән вакытта аркагыз авыртып китсә дә, шикләнергә кирәк. Мондый хәл синең белән дә килеп чыкмасын дисәң, эшне буыннарны һәм мускулларны хә­рәкәтләндерүдән башларга ки­рәк. Бу исә гади хәрәкәтләнү генә түгел, моның өчен махсус кү­не­гүләр ясау мөһим. Көн дәвамында безнең умырткалык бик арый, бигрәк тә бил турысына көч килә. Утырып яки йөреп кенә эш­лә­гән­дә без моны сизмәскә дә мөм­кинбез. Умырткалык организмда бик күп функцияләр өчен җавап бирә. Буын һәм мускуллар, нерв системасындагы бер тайпылыш кына да аркада авыру барлыкка китерә ала. Чирләрнең 85 проценты бил турысыннан башлана.

Бөтен авырлык та шунда төшә. Аркадагы авырту бер дә юктан башланмый, йә авыр күтәрү, йә физик хезмәт, умырткалыктагы җәрәхәтләр, стресс һәм депрес­сияләр аркасында башланып китә. Шулай ук тәмәке тарту аркасында бил турысыннан авырулар 18 процентка көчәя. 45 яшьтән узганнар көнгә бер кап тәмәке тартса, бу авырудан котыла алмый. Бу авыру килеп чыкканда, без, махсус күнекмәләр ясап, хәлне өлешчә җиңеләйтә алабыз. Беренче күнекмәләрне табиб күр­сәтеп бирсә, уңышлырак булыр. Чөнки кайбер кешеләрнең буыннары артык тиз хәрәкәтләнергә мөмкин.

Остеохондроз кешенең яшенә бәйле авыру, шуңа да буыннарны ныгыту буенча аерым махсус күнекмәләр билгеләү отыш­лырак. Гипертония, аритмия, күз басымы югары булса, операциядән соң күнегүләр ясау тыела. Ач карынга яисә күп ашаганнан соң, яки бик арысагыз, күнегүләр ясамагыз. Күнекмәләр эшләгәндә баш әйләнү, косу, кисәк авырту тойсагыз, туктарга кирәк. Димәк, әле организм моңа әзер түгел. Белгечләр, күнекмәләр ясаганчы, турникта 2 минут тирәсе асылынып торырга кушалар. Мо­ның өчен махсус "швед стенасы" сатып алырга була. Шулай итеп умырткалыктагы көчәнешне ки­метергә яисә юкка чыгарырга мөмкин.Хәзер остеохондроз авыруы бөтен кешегә дә яный.

Соңгы 20 елда техника алгарышы безне бер­никадәр хәрәкәтсез калдырды. Машинада барганда, компьютер өстә­ле янында утырганда умырткалыкка никадәр көч кил­гәнен аңлап та бетермибез. Муеныбыз, аркабыз һәм билебез авырта, арый башлагач кына уйлана башлыйбыз. Кай­берәүләргә көн дәвамында өстәл яныннан китмичә дә эшләргә туры килә. Шуңа да берничә киңәшне истә тотарга кирәк.

  • Компьютер экраны 60-70 см ераклыкта, димәк, күзләрдән 50 см ераклыкта булырга тиеш дигән сүз.

  • Эш урынында аяк куяр өчен урын булырга тиеш.

  • Клавиатура өстәл өстендә торырга, кулланучыдан 10-30 см ераклыкта булырга тиеш.

  • Эш кәнәфиенә арка терәлеп торырга тиеш.

  • Һәр 30 минут саен күнегүләр ясап алырга кирәк.

Респуб­ликаның икенче номерлы клиник хас­та­ханәсенең табиб-невро­ло­гы, остеопат Эмиль Бор­һанов остеохондроз авыруыннан комплекслы дә­валау кирәк дип саный. "Безнең организмга су җит­ми. Чәй, каһвә эчү моңа керми. Чиста суны күп эчәргә кирәк. Безнең җирлеккә шулай ук кояш яктысы да җитми. Бу организмга D витамины, кальций җит­мәүгә китерә. Өлкәннәр, буыннарга тоз утыра, диләр. Яшь барган саен организм картая, остеопороз кебек сөяк авырулары да өстәлә".

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев