Саба таңнары

Безнең районда 2007 елдан башлап барысы 1610 анага ана капиталы бирелгән

Икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары туган яки уллыкка алынган балалар өчен ана (гаилә) капиталы бирелә башлаганга озакламый 8 ел була. Безнең районда 2007 елдан башлап барысы 1610 анага дәүләт ярдәме күрсәтеләчәген раслаучы сертификат бирелгән. Шуның эченнән 124 ана сертификатны быел алган. Мәгълүм булганча, ана капиталы акчасының өч юнәлеш буенча...

Икенче, өченче һәм аннан соңгы балалары туган яки уллыкка алынган балалар өчен ана (гаилә) капиталы бирелә башлаганга озакламый 8 ел була. Безнең районда 2007 елдан башлап барысы 1610 анага дәүләт ярдәме күрсәтеләчәген раслаучы сертификат бирелгән. Шуның эченнән 124 ана сертификатны быел алган.

Мәгълүм булганча, ана капиталы акчасының өч юнәлеш буенча файдасын күрергә була: торак шартларын яхшыртуга; баланың белем алуына, шулай ук балага белем бирү учреждениесендә төрле яктан хезмәт күрсәтелүгә, икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар тудырган яки уллыкка алган хатын-кызның белем алуына; ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә. Дәүләт сертификатына ия булучы гаиләләр сертификатның бер өлешен баланың белем бирү учреждениесендә укуы өчен генә түгел, ә анда аңа төрле яклап хезмәт күрсәтүгә дә тота ала. Бу балалар бакчасы да яки мәктәпкәчә белем бирүнең төп программасы, төп башлангыч, урта (тулы) гомуми белем бирүнең төп программалары буенча эшләүче теләсә нинди белем бирү оешмасы булырга мөмкин. Ана капиталын тоту кагыйдəлəренə үзгəрешлəр кертелеп тора. Әйтик, Федераль законның яңа редакциясе билгеле бер белем бирү программасының дəүлəт аккредитациясе үткəн булуы шартында (белем бирү учреждениесенең үзенең дəүлəт аккредитациясе үтүе түгел) акчаларны белем бирү хезмəтлəренə түлəүне күздə тота. Әмма районыбызда ана капиталына ия булучылар акчаны әлеге максатка аз тота. Балаларының белем алуы өчен 2007 елдан башлап бары 11 гаилә акча юнәлткән. Быел Пенсия фондының районара идарәсенә капиталны әлеге максатка тоту өчен 7 гариза кергән, аның да алтысы балаларын бакчага йөрткән өчен түләүгә.

Ана капиталы күпчелек очракта торак шартларын яхшыртуга тотыла. 2007 елдан алып барасы 1280 сертификатта күрсәтелгән сумма (шуның эченнән быел 7 айда - 167) шушы максатка эшкә җигелгән. Бер ана капиталны пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдергән.

Ə менə 317 сертификат хуҗасы əлегə акчаларын кая юнəлтергə карар кылмаган. Хәер, ашыкмасаң да ярый. Кайберәүләр ана капиталы сертификатын 2016 ел тәмамланганчы кулланырга кирәк, дип ялгыш фикер йөртә.

- Программа шартлары буенча ана капиталы алу өчен баланың 2016 елның 31 декабренә кадәр туган булуы яки уллыкка алынуы шарт. Ә сертификат акчасын файдалануда чикләр юк. Ана капиталын 2016 елдан соң да эшкә җигәргә мөмкин. Төрле компанияләргә мөрәҗәгать итеп, ашыгыч төстә тизрәк акчасына ия булуда бернинди дә ихтыяҗ юк. Шунысын да билгеләп узу мөһим: ана капиталы акчасын икенче бала өчен генә түгел, беренче, ягъни олы бала өчен дә кулланырга ярый,- ди Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Фәридә Якупова.

Соңгы вакытта ана капиталын законсыз юл белән акчага әйләндерү очраклары ешайды. Ялганчылар кәкре каенга терәтмәсен өчен, шикле команияләргә мөрәҗәгать итмәскә кирәк.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: