Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Безнең йортта законсыз уен салоны ачылды. Нәтиҗәдә, хәзер йортыбыз янында бик күп шикле кешеләр йөри.”

Татарстанның хокук сакчылары законсыз уен салоннары белән көрәшкә аеруча зур игътибар бирә. Билгеле булганча, ел башында гамәлгә кергән яңа закон әлеге объектларны юкка чыгаруда өр-яңа мөмкинлекләр ачты. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләренә халык та зур ярдәм күрсәтә икән. Соңгы елларда комарлы уеннарга каршы көрәш Татарстан Эчке эшләр министрлыгының чын мәгънәсендә баш баләсенә...

Татарстанның хокук сакчылары законсыз уен салоннары белән көрәшкә аеруча зур игътибар бирә. Билгеле булганча, ел башында гамәлгә кергән яңа закон әлеге объектларны юкка чыгаруда өр-яңа мөмкинлекләр ачты. Өстәвенә, полиция хезмәткәрләренә халык та зур ярдәм күрсәтә икән.

Соңгы елларда комарлы уеннарга каршы көрәш Татарстан Эчке эшләр министрлыгының чын мәгънәсендә баш баләсенә әверелгән иде. Алар законсыз уен салоннарын тулысынча юкка чыгаруның шактый катлаулы, ә бу юнәлеш белән бәйле законның йомшак булуыннан зарланды.

Ике айда - 17 җинаять эше

Шулай да, полиция хезмәткәрләренең бу өлкәдә шактый зур уңышларга ирешкәнлеге мәгълүм. Мәсәлән, соңгы дүрт ел эчендә законсыз уен бизнесы оештырылган урыннарына тикшерүләр 1,5 тапкырга арткан, кулга төшерелгән уен автоматлары саны исә 3 тапкырга (!) күбәйгән. Ә менә административ җаваплылыкка тартылган затлар санының исә, гомумән дә, 18 тапкырга артканлыгы мәгълүм. Бу - хокук сакчыларының комарлы уеннарга каршы көрәшкә ни дәрәҗәдә зур игътибар бирүен тагын бер кат ассызыклап күрсәтә, дип белдерәләр Эчке эшләр министрлыгында.

Билгеле булганча, 2015 елның 3 гыйнварында Россиядә законсыз уен салоннарына каршы көрәш белән бәйле яңа закон гамәлгә керде. Әлеге канун кабул ителгәнче комарлы уен салоннары оештыручыларны 1,5 миллион сум күләмендә табыш китергән очракта гына җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкин иде. Ә хәзер җинаять эше ачу өчен уен салоны оештыру факты булу да җитә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш Идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин сүзләренә караганда, бу хокук сакчыларының эшен бермәбер җиңеләйткән.

- Агымдагы елда без законсыз уен салоннарына 61 тикшерү оештырдык. Нәтиҗәдә, якынча 1,3 мең уен автоматын кулга төшердек, административ хокук бозулар турындагы протоколлар саны исә 7 булды. Шунысы мөһим, 2 ай вакыт эчендә комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү факты буенча 17 җинаять эше кузгатылды, - дип ассызыклады Ринат Акчурин.

Япмаслар, мөгаен...

Җитәкче сүзләренә караганда, законсыз уен салоннарын ачыклауда хокук сакчыларына халык та бик зур ярдәм күрсәтә икән. "Халык контроле" сайтына килгән шикаятьләр ярдәмендә полиция хезмәткәрләре Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарындагы бик күп уен салоннарын юк итүгә ирешкән. Яңа мөрәҗәгатьләрнең кайберләренә тукталып китик.

"Безнең йортта законсыз уен салоны ачылды. Нәтиҗәдә, хәзер йортыбыз янында бик күп шикле кешеләр йөри. Уен салонына керү 5нче подъездның уң ягыннан", - дип язган Рихард Зорге урамы 5нче йортта яшәүче Федор исемле интернет-кулланучы.

Әлеге шикаятьне хуплап, 5 кеше тавыш биргән инде. Хәер, күпләр салонның ябылачагына ышанмый да. "Андагы компьютерлар дәүләт учреждениесенә карый иде. Тик ул турыда әйтми калырлар, мөгаен. Я булмаса, бу фактка игътибар бирмәсләр. Мәскәү базарында шундый бер клуб эшли инде. Хуҗалары бер үк кешеләр", - дип яза үзен А. дип таныштырган казанлы.

Икенче бер интернет-кулланучы әлеге клуб үз эшчәнлеген барыбер дәвам иттерәчәк, дип фаразлый. "Рөхсәт ителгән лотерея диячәкләр дә, кагылмаячаклар", - дип ассызыклый ул.

Шунысы да мөһим, мөрәҗәгатьнең 6 март көнне үк чыгуына карамастан, аның буенча эшчәнлек ни өчендер башланмаган әле. Тикшерү эше бер генә идарәчелеккә дә йөкләнмәгән.

Дәүләт хезмәткәрләре "крышевать" итә

Уен салоннарына каршы көрәштә алга китеш күзәтелсә дә, мөһим мәсьәләләр дә юк түгел, әлбәттә. Иң зур авырлыкларның берсе оешкан җинаятьчел төркемнәрнең дәүләт хезмәткәрләре белән "элемтә булдыруы"ннан килә икән. Нәтиҗәдә, рәсми затлар законсыз уен салоннарының билгеле бер тармакларын "крышевать" итә башлый.

Кызганыч, андый очраклар, чыннан да, әледән-әле очрап тора. Мәсәлән, февраль азагында Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчел төркемнәргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәре комарлы уеннар белән бәйле эшчәнлеккә махсус рәвештә күз йомуда гаепләнде. Ул комарлы уеннарны оештыручыдан билгеле бер күләмдә ришвәт алган дип тә фаразлана. Җинаять исбатланган очракта әлеге хезмәткәр эчке эшләр органнарыннан чыгарылачак һәм тиешле җәзага тартылачак. Әле алай гына да түгел, аның җитәкчеләре дә билгеле бер җаваплылыкка тартылырга мөмкин икән.

2014 елда Татарстанның хокук сакчылары законсыз уен бизнесы оештырылган урыннарда якынча 3 мең тикшерү үткәргән. Нәтиҗәдә, алар 58 мең уен автоматын кулга төшергән, административ хокук бозулар турындагы 3 меңгә якын протокол төзелгән.

Интертат.ру

Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев