Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнекеләр – 1нче

3 октябрь көнне Казанда “Өченче буын” X республика пенсионерлар Спартакиадасы үтте. Әлеге ярышта Саба районы спорстменнарының зур җиңүе белән төгәлләнде. Команда тәҗрибәле, күп мәртәбә әлеге ярышларда җиңү яулаган пенсионерлардан тупланды.

Йөзү буенча Тәскирә Ханнанова (Саба), Рамил Мустафин (Мичән), электрон мылтыктан ату Алфред Габдрахманов (Саба), өстәл теннисында Әлфия Йөзмиева, Михаил Карамышев (Шәмәрдән), дартс Сәрия Мохетдинова (Югары Шитсу), йөгерү Әмин Миннегулов (Саба) катнашты. М.Карамышев - 1, С.Мохетдинова – 2, Ә.Йөзмиева – 2 шәхси Башка спортчыларыбыз беренче  алтылыкка керделәр һәм зур аерма белән чираттагы җиңүче булдылар. Аларга Кубок һәм сертификатлар тапшырылды. Аларны зур җиңүләре белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да унышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев