Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Безнең буынның яраткан укытучысы

Күпләр урамда аның белән очрашканда: “Бик тә ачык, көләч йөзле. Кем икән?” – димичә калмыйдыр...

 Ул һаман да бик актив тормыш рәвеше алып баручы,  гомерен мөгаллимәлек эшенә багышлаган  Розалия Мөхәммәдиева булыр. 
1957 елның матур көз аенда Маһитап һәм Әүхәди Мөхәммәдиевлар гаиләсендә унынчы бала булып дөньяга килгән  кызның  күңеле  кечкенәдән  укытучылыкка тартыла. Аны бу һөнәргә әнисенең сеңлесе, атказанган мөгаллимә  Маһирә Хан кызы үзенең матур сөйләм теле белән  гашыйк итә. Беренче сыйныфтан ук  әкияти белем иленә кереп  китә, тырышып укый, мәктәптә җәмәгать эшләренә тартыла. Беренче  укытучысы Роза Хәсән кызы Сверегина да аңа төрле  чараларда катнашырга булыша. Биология, химия, тарих фәннәрен аеруча яратып укый, олимпиадаларда катнашып җиңүләр яулый. 
Саба урта мәктәбен 1975 елда яхшы билгеләренә тәмамлагач, Казан дәүләт университетының биология-экология бү­легенә укырга  керә. Кинәт әтисе үлеп  киткәч, хуҗалыкны алып баруда әнисенә  булышырга авылга  кайта.   Партиянең район  комитетына секретарь булып эшкә урнаша. Укуын  читтән торып  дәвам итә. Югары партия мәктәбен тәмамлый. “Ләйсән” агитбригадасы составында колхоз кырларында, клубларда чыгышлар ясый. Беренче урынны алып, Вьетнамга юллама белән бүләкләнәләр. Бөтенсоюз халык иҗаты фестивальләрендә катнашып өч тапкыр Лауреат исемен яулый, дипломант була, медальләр белән бүләкләнә.
Коммунистлар партиясе  яшәүдән туктагач, райкомның оештыру бүлеге инструкторы вазифасындагы  кыз  үзе белем  алган мәктәпкә укытучы булып күчә. Чирек гасыр эшләү дәверендә хезмәттә зур уңышларга ирешә. Ачык дәресләр, класстан тыш чаралар уздыра,  район, республика укытучылары каршында белем күтәрү курсларында чыгышлар ясый. Күп елллар “Яшь эколог” түгәрәген җитәкли. Мәктәп яны бакчасында күп еллар, орлыкчылык инспекциясе белән тәҗрибәләр үткәрә, укучылары катнашында районның экологик чиста урманнарын, басуларын тикшереп Мәскәү күргәзмәсендә ВДНХның алтын медалена лаек була.
Аның авторлык методик эшләнмәләре  “Банк идей учителей России”, республика методик басмаларында урын ала. Җиде  меңгә  якын укытучы арасыннан Россиянең 100 иң яхшы класс җитәкчеләре  исемлегенә керә. “Хәзерге заман класс җитәкчесе”, ”Иң яхшы биология фәне укытучысы” исеменә, район,  Бөтенроссия грантларына лаек була. Розалия Әүхәди кызы мөмкинлекләре чикләнгән балаларны да укыта, алар өчен яңа коммуникатив информацион технологияләрне кулланып республика конкурсында “Иң яхшы дистанцион уку әсбабы” әзерләүче булып табыла. Бөтенроссия конкурсында “Иҗади эшләүче укытучы-2016” дипломына ия була.  КФУның, Татарстан укытучыларының Мактау тактасына, Саба урта мәктәбенең Почёт китабына кертелгән.
Эшләү дәверендә йөзләгән егет-кызга белем биреп, өч классын тормыш юлына чыгара. Шәкертләре Татарстан Республикасының Юстиция, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларында эшли. Сәламәтлек  саклау,  урманчылык һәм башка бик күп өлкәләрдә үзләрен  бары тик яхшы яктан гына күрсәтә алдылар. “Укучыларымны милли җанлы, төпле белемле, чын тормышка яраклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштым. Алар тирәнтен фикерле, иҗади сәләткә ия шәхесләр булып формалаштылар”, – ди ул үзе бу хакта. Үз эшен белеп,  яратып башкарган хезмәт ветеранының эш стажы 50 елга тулган. Лаеклы ялга чыккач та, ул өйдә кул кушырып утырмый, мәктәп музеена яңа “сулыш өрә”.  “Хәтер”, “Туган якны өйрәнү” түгәрәге эшчәнлегенә бәйле  хезмәтләре “Династии России” конкурсында III урынны ала. 2017 елда “Ак калфак”  Бөтендөнья хатын-кызлары съездында катнаша. Гимназиядә балаларга, өлкәннәргә гарәп графикасын өйрәтә,  дини белемен  күтәрү өстендә эшли.
Розалия Әүхәди кызының күпь­елык  хез­мәте  югары бәяләнә. Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгариф өлкәсендә уңышлары өчен”  медале, Мактау грамотасы, I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнә. Күп тапкырлар төрле  конкурслар, иҗади бәйгеләр җиңүчесе, Бөтенсоюз халык фестивальләре лауреаты һәм дипломанты була.  “Белем” җәмгыятен җитәкләгәндә  хәрби-патриотик тәрбиягә бик зур игътибар бирә, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев белән очрашу оештыра. Ул башка бик күп медальләр, грамоталар, кыйммәтле бүләкләр иясе. Болар барысы  да аның үсеп килүче яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә озак еллар нәтиҗәле эшләгәнен  күрсәтә.
Розалия Әүхәдиевна табигатьтән рухи көч алып иҗат итә. Салкын кышны да, алтын көзне дә бик ярата. Республика гәҗитләре битләрендә күп язмалары даими чыгып тора. Телевизион конкурсларда  катнаша, “Болгар”, “Күңел”, “Дулкыннар” радио бәйгеләрендә җиңүләр яулый. Җыр, бию сәнгатен ярата, күп төрле матур чәчәкләр үстерә, татар милли ризыкларын пешерергә бик оста. Үз көче белән йорт салдырып, хәерле матур гомер кичерә. Туганнарының, якыннарының бик яраткан кешесе дә ул. Без дә, бер буын вәкилләре буларак, аның  уңышлары белән бик горурланабыз. 
Муса  Абдуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев