Безнең кулларда - балалар язмышы
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны туган телгә өйрәтүдә татар милли гореф-гадәтләре, йолаларының роле.
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син.
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Р.Фәйзуллин.
Кеше борынгы заманнардан ук баласын ана теленә өйрәткән, тел хәзинәсенең матурлыгын, аһәңлеген аның күңеленә сендерергә тырышкан. “Тел ачкычы” бирү өчен бишек җырлары җырлаган, сүзле уеннар оештырган, такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар әйткән.
Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Балаларның авазларны дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес тезеп, үзләренең уй-фикерләрен тиешле эзлеклелектә, ашыкмыйча сөйли белүләренә ирешү өчен, сөйләм үстерү юнәлешендә даими эш алып барылырга тиеш. Ә бу максатларны тормышка ашыруда нәфис сүз, әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең, шулай ук татар халкының милли йолалары, гореф- гадәтләре, бәйрәмнәренең әһәмияте гаять зур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә, сөйләм телен үстерүдә иң бай чыганак булып тора.
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү, гаиләдә әти-әни, әби-бабай башлаган халык җәүһәрләре белән таныштыру.
Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве – бөтен дөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә.
Безнең Сатыш “Кояшкай” балалар бакчасында да төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, биюләре өйрәнелә. Без, тәрбиячеләр, халык нинди милләттән булуына карамастан, аларга хөрмәт белән карарга өйрәтәбез, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбиялибез. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәтен, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.
Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, димәк, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә.
Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту бакчабызда да актив алып барыла.
Яңа уку елы балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау – “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Бәйрәмне уздырганда балалар белән татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәбез, әти-әниләр алдында матур итеп чыгыш ясарга тырышабыз.
Татар халкы һәр ел фасылының асылын, гүзәллеген үзенең бәйрәмнәрендә кулланган. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәренең тарихы бик ерактан килә. Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр.
Көн белән төн тигезләшкән чорда язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме – Нәүрүз безнең балалар бакчасында ел саен уздырыла.
Язгы табигать, яз күренешләре белән халык авыз иҗатының кече жанрлары: табышмаклар, санамышлар, такмаклар, мәкальләр аша таныштырабыз, шулар нигезендә балаларның сүз байлыгын үстерәбез, табигатькә мәхәббәт тәрбиялибез.
Язгы чәчүләр тәмамлангач, татар халкы үзенең иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуй бәйрәмен үткәрә.
Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән, ә безнең бакчада Сабантуй “Балаларны яклау көне”ндә үткәрелә. Бәйрәм балалар өчен ярышлар, уеннар, җыр-биюләр белән бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үтә.
2023 ел – милли мәдәниятләр һәм гореф - гадәтләр елы уңаеннан, 6 апрель көнне “Бүген бездә – аулак өй!” дип аталган концерт программасын Сатыш мәдәният йортында авыл халкына, әти - әниләргә тәкъдим иттек. Иң кечкенәләр белән “Түгәрәк уен” фольклор күренеше сәхнәгә куелды. Балалар милли уеннар уйнадылар, санамышлар, табышмаклар әйтештеләр, җырлар башкардылар. Сәнгатьле итеп шагыйрьләребезнең шигырьләрен сөйләделәр. Кечкенә артистларыбызны авылыбыз тамашачылары, әти- әниләр көчле алкышларга күмде.
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз белән “Аулак өй” фольклор күренешен тәкъдим иттек. Кызлар “Каз канаты”н җырлап, кул эшләре эшләде, малайлар, килеп, кызлар белән кара-каршы җырлап, биеп, күңел ачып, милли уеннарыбыз - “Йөзек салыш”, “Парлашу”, ”Челтәр элдем читәнгә”, “Кулъяулык салыш”, “Чума үрдәк, чума каз” ны уйнап, үзләрен сәхнәдә иркен, кыю тотарга өйрәнделәр. Тәрбиячеләребез үзләре иҗат иткән бишек җырын, ә инде берничә әти – әни, моңлы итеп, яраткан җырларын башкарды.
2023 елның 16 ноябрендә, Сатыш авылы мәдәният йортында, традицияне дәвам итеп, “Әниләр көне” нә карата “Әниемнең җылы кочагы” дип аталган концерт программасы әзерләдек. Һәр бала әнисенә багышлап, шигырьләр, җырлар биюләр өйрәнде, тәрбиячеләрнең, бакчада эшләүчеләрнең, әти-әниләрнең бу зур чараны әзерләүдә хезмәте бик зур булды.
Кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларыбыз “Түбәтәй”, “Парлашу” татар милли уенын уйнадылар. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар белән “Капка төбендә” фольклор күренешен сәхнәгә куйдык. Шигырьләр, җырлар, милли татар биюләрен, онытылып барган “Наза”, “Орчык”, “Зәңгәр чәчәк” уеннарын, санамышлар, такмакларны үз эченә алган бу күренешне барлык тамашачылар да бик яратып кабул итте.
Рус милли биюе - “Самавыр”, “Моряклар”, “Ковбой”, “Шарлар” биюләре, коллектив һәм балалар белән бергә башкарган “Балаларым” җыры да тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде. Зур чарадан әти- әниләр дә читтә калмады. Бер әти, бер әни җыр башкарды.
Тәрбиячеләребез дә төрле бәйгеләрдә, районыбыз уздырган конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый. Шушы елның ноябрь аенда районыбызның “Хәят” коммерцияле булмаган хатын-кызлар оешмасы уздырган “Мәхәббәт аша тәрбия. Бишек җыры” проекты бәйгесендә үзебез иҗат иткән “Бишек быры” белән катнашып, “Шигъри каләм” номинациясендә 3 призлы урынга лаек булдык.
Алда санап кителгән милли йола-бәйрәмнәрне уздыру бакчабызда матур традициягә әйләнде. Киләчәктә дә балаларны дөрес һәм матур итеп татарча сөйләшергә өйрәтү, бәйләнешле һәм диалогик сөйләм күнекмәләре булдыруда да милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргысыз тәрбия чарасы булыр дип уйлыйм.
Мәктәпкәчә яшьтәге балачак һәр кешенең гомерендә мөһим роль уйный. Мәктәпкәчә яшьтә салынган белем, дөньяга караш, әхлакый һәм мәдәни күзаллау буыннарның тормыш юлын билгели.
Балачак чоры –үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тәрбияләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк.
Бүгенге балаларның белем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик белем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда - балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде. Үз телендә матур итеп сөйләшә белгән бала киләчәктә дә үз милләте белән горурланып яшәячәк.
Сатыш “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйлә Исмәгыйлева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев