Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген – 25 декабрьдә оригиналь жанр остасы, конферансье, Татарстанның атказанган артисты Виктор Шәрәфетдиновка 65 яшь тула!

Үзенең иҗат юлын бик яшьли Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә башлап җибәрә ул. 1969 елда 15 яшьлек малайны филармониянең эстрада бүлегенә конкурс нигезендә кабул итеп, сөйләм жанры артисты сыйфатында башка бертөркем яшь башкаручылар белән Мәскәүгә – Бөтенроссия эстрада сәнгате остаханәсенә укырга җибәрәләр. Башкалада белем алып, татар эстрада сәхнәсенә кайтучы артистлар арасында яңа жанр: пантомима, оригиналь жанр белән яңа программа әзерләгән Виктор Шәрәфетдинов та була.

Виктор Шәрәфетдинов тамашачыга концертлар алып баручы буларак  яхшы таныш. Гамил Афзал, Шәүкәт Галиев һәм башка  әдипләрнең әсәрләрен ул җыр, пластика, музыка белән бәйләп, үзенчәлекле рәвештә тамашачыга тәкъдим итә. Хөкүмәт күләмендә узучы бик күп мәдәни чараларны, илебезнең бик күп төбәкләрендә узган Татарстан сәнгате көннәре декада  концертларын да еш алып барырга туры килә аңа.  Соңгы елларда даими рәзвештә «Балкыш» республика фестивале гала-концертларын алып бара, филармония сәхнә ветарннарының «Илһамият» клубы концертларында катнаша.
 
Юбилеегыз белән, кадерле Виктор әфәнде!  Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге Сезгә!

Фото: https://tatfil.ru

https://tatfil.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев