Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Бөтенроссия китапханәләр көне

Ел саен 27 майда билгеләп үтелә торган Гомумроссия китапха-нәләр көне илебездәге китапханә хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки китап сөюче һәм аның кадерен белүчеләр бәйрәме дә.

Хөрмәтле китапханәчеләр!

Сезне бөтендөнья китапханәләр көне белән тәбрик итәбез. Китап безнең тормышыбызда иң кирәкле, мөһим әйбер. Ул кешелек тарафыннан иҗат ителгән иң бәһале табыш.

Сез халыкка мәгърифәт нуры таратучылар, күңелләрне агартучылар, яктыртучылар. Рухи байлыгыбызны китаплар белән тулыландырып, иҗатка илһам өстәп эшләгән китапханәчеләребез, Сезгә тән сихәтлеге, җан тынычлыгы телибез. Укучыларыгыз күп һәм мәрхәмәтле булсын, эшегездә уңышлар, өегездә җылылык һәм аңлау, дуслар арасында - хөрмәт, ә тормышта хыялларыгызның чынга ашуын телибез. Йөзләрегездән шат елмаю китмәсен, һәр көн Сезгә шатлык китерсен. Иҗади эшегездә уңышларга ирешүегезне, әле яуланмаган үрләрне яулавыгызны телибез.

Бәйрәм белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев