Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Кадер кичәсенең фазыйләтләре турында онлайн лекция узачак

Сорауларны Инстаграм социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунты аша туры эфирда бирергә мөмкин. Алар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

Бүген 15.00 сәгатьтә Islam-Today.ru мәгълүмати-аналитик порталының Инстаграмдагы @islam_today_huzur битендә чираттагы онлайн ачык лекция Кадер кичәсенең фазыйләтләренә багышланачак. Әлеге чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазыйфаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясаячак. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекция кысаларында Булат хәзрәт тыңлаучыларга Кадер кичәсенең тарихы, бу кичәне безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ ничек уздыруы, Кадер кичәсен ничек белергә, аның билгеләре, мөселманнарга бу төнне ни рәвешле үткәрү (догалар, намазлар уку, гыйбадәтләр кылу) кирәк булу һ.б. турында сөйләячәк.

Сорауларны Инстаграм социаль челтәрендә @islam_today_huzur аккаунты аша туры эфирда бирергә мөмкин. Алар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев