Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Русиядә уртача хезмәт хакы чагыштырмача аз акча алучы саналучы Кытай, Сербия, Румыния, Польша кебек илләрдәгедән дә кимрәк

Бүген Русиядә уртача хезмәт хакы, АКШ валютасы белән исәпләгәндә, аена 433 доллар тәшкил итә.

Бу чагыштырмача аз акча алучы саналучы Кытай, Сербия, Румыния, Польша кебек илләрдәгедән дә кимрәк. Аналитиклар әйтүенчә, Русия икътисады узган елның августында ук тәмам төпкә утырды һәм бүгенге кризис 1998 елгы дефолттан да көчлерәк булды. Нәтиҗәдә икътисад әле һаман да тернәкләнеп китә алмый. "Хәзерге кризис, беренче чиратта, халыкның кереме кризисы булды, хезмәт хакларының бүгенге кебек нык кимегәне инде күп еллар күзәтелгәне юк иде", - ди Югары Икътисад мәктәбе белгече Л.Овчаров.

Стратегик тикшеренүләр институты фәнни хезмәткәре Н.Трошин илдә якын арада хезмәт хаклары артыр дип өметләнергә кирәкми ди. "Акча ул икътисад үскәндә генә арта. Әмма, кайсы яктан гына карасаң да, безнең икътисад бүген һаман да төптә утыруын дәвам итә".

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X