Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген студентлар көне

Студент кайда да студент инде ул. Аларның барысын да яшьлек, самимилек, тырышлык, белемгә омтылу берләштерә. Бәйрәм көнен дә түземсезләнеп каршы алалар һәм бик күңелле итеп үткәрәләр дә. Районыбыздан барлыгы ике меңгә якын егет-кыз республиканың төрле шәһәр һәм районнарында укып, һөнәр үзләштерә. Бүгенге студентлар белем бирү йортларында гына кайнашып калмый, җәмгыять...

Студент кайда да студент инде ул. Аларның барысын да яшьлек, самимилек, тырышлык, белемгә омтылу берләштерә. Бәйрәм көнен дә түземсезләнеп каршы алалар һәм бик күңелле итеп үткәрәләр дә. Районыбыздан барлыгы ике меңгә якын егет-кыз республиканың төрле шәһәр һәм районнарында укып, һөнәр үзләштерә. Бүгенге студентлар белем бирү йортларында гына кайнашып калмый, җәмгыять тормышында да бик актив. Өстәвенә уку белән беррәттән акча да эшли беләләр. Бук хакта ялга кайткан берничә студент белән без дә аралаштык. Аларның тырышлыгы бүгенге мәктәп укучыларына һөнәр сайлаганда да үрнәк булсын.

Гөлназ Шиһабетдинова, Казан дәүләт аграр университетының 3 курс студенты.

- Табигатьне яратканга, урман хужалыгы һәм экология факультетын сайладым. Группада староста. Студент тормышы бик күңелле. Лесхоз урман хуҗалыгыннан юллама белән киттек. Укуны тәмамлагач, үзебезгә кайтырга исәп. Уку йортыннан, әлбәттә, кызыл диплом белән, урман хужалыгы инженеры белгечлеге алып чыгарга дип торам. Магистратурага калу теләге дә бар. Әти-әниләрдән акча сораганым юк. Гел "5" кә генә укыгач һәм староста буларак югары стипендия алам. Аннан тыш, өстәл теннисы түгәрәгенә йөрим, шунлыктан беренче курсны тәмамлаганда хәйран гына Президент стипендияләре дә алдым.Башта 60, аннан соң 15 мең сум алдым. Аның кадәр акча тотканым булмагач, башта шаккаттым, куркып деканга шалтыраттым. Шуннан соң гына тынычландым. Тырышып укысаң, бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыйсаң, бер каршылыксыз бюджет бүлегенә эләгергә мөмкин.

Илназ Нуруллин, Тимершык, медицина университетының 6 курс студенты:

  • Бу юнәлештә укырга барырга теләүчеләргә химия, биология, рус телен яхшылап өйрәнү кирәк. Анестизиолог-реаниматолог дипломы алып чыгарга исәп. Бездә укучылар өченче курстан соң гына урта медицина персоналы булып эшли ала. Укуга таләп көчле, шулай булмаганда, акча эшлим дип, дәрес калдыра башласаң белемле табиб булу мөмкин түгел.
  • Гөлдания Вәесова, Саба аграр көллияте студенты:

  • Студент тормышыбыз бик кызыклы уза. Үз-үзеңне тагын да үстерү, камилләштерү өчен төрле чаралар узып тора. Һәр иртәне барлык коллектив һәм студентлар директорыбыз белән бергәләп, өч чакрым йөгерүдән башлана. Хисапчылар-икътисадчылар экономистлар эзерлшү курсында укыйм. Директорыбыз Закиржан Бикмөхәммәтов тормышны өйрәнеп, студент вакытта ук, үзебез акча эшләп, әниләребезгә булышуга бик уңай карый. Һәм шуның өчен төрле компанияләр белән элемтәдә тора. Студентлар каникул вакытында торле ярышлар спартакиадалар уткрелгәндә, обслуживаниеларга барып,акча эшлэп кайталар, яңа дусллар табалар. Укудан тыш, 4 курс егетләре төрле автосервисларда эшли.

Динә Исмәгыйлева, Россия гадел хокем академиясенен (Казан филиалы, РАП КФ) юридик факультет студенты:

-2 курста белем алам. Кечкенәдән хыялландым бу уку йорты турында. Бу турыда кинофильмнар карарга ярата идем. Диплом кызыл буламы, зәңгәрме үзеңнэн тора. Студент акча эшли ала шул чакта, әгәр укуга, сәламәтлеккәэ тискәре йогынтысы булмаса гына дип уйлыйм. Эшләп укучы дусларым, классташларым да бар, зарланмыйлар. Үземнең эшләп уку турында уйлаган булмады. Минемчә, хәзерге вакытта безнең төп бурыч уңышлы гына уку йортын тәмамлап, диплом алып чыгу.

Зәмирә Сәмигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев