Саба таңнары

Бүген төнлә кырау төшәргә мөмкин

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, бүген алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Шул ук вакытта ведомство ТР территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтә. Төнлә һава температурасы 1-6 градус җылы тәшкил итә, кырау төшүе көтелә. Көндез 8-13 градус җылы. Республикада 16 сентябрь төнендә температура 0-5 градус...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, бүген алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Шул ук вакытта ведомство ТР территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында кисәтә.

Төнлә һава температурасы 1-6 градус җылы тәшкил итә, кырау төшүе көтелә. Көндез 8-13 градус җылы. Республикада 16 сентябрь төнендә температура 0-5 градус кына җылы булачак.

Төнлә һәм көндез Казанда алмашынучан болытлы һава, көндез кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төнлә температура 3-5 градус кына җылы, көндез - 10-12.

Татар-Информ.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: