Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Би-би-си” Казанның Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлеген югары бәяләгән

Телерадиокорпорация ролигында Казанда төрле милләт һәм дин кешеләре яшәве билгеләп үтелгән.

Би-би-си” Британия телерадиокорпорациясе “Казан – милләтләр шәһәре” сюжетын Татарстан башкаласына багышлаган. Видео корпорациянең рәсми сайтында басылган.

Видеороликта Казанда төрле милләт һәм дин кешеләре яшәве билгеләп үтелгән. Кадрларда мәчетләр, синагога, чиркәүләр, шулай ук Казан күренешләре һәм кешеләре сурәтләнгән. “Бу Истанбул да һәм Иерусалим да түгел. Бу Казан”, – видео шундый сүзләр белән башланып китә.

Казан рестораторы Айдар Булатов мундиаль алдыннан официантларның чит тел өйрәнүен, ә шеф-поварларның чит ил кунаклары өчен меню эшләвен әйтеп узган. Булатов фикеренчә, кунакларда нинди тәэсир калачагында хезмәт күрсәтү өлкәсе турыдан туры бәйле.

Ул шулай ук Татарстан башкаласының җанатар-мөселманнарны каршы алырга әзерләнүен дә җиткерә. Булатов татарларның руслар белән дустанә мөнәсәбәттә булуын сөйли. Ул төрле дин тотучы кешеләрнең бер-берсен хөрмәт итүләрен, бәйрәмнәрне бергә үткәреп, бер-берсенә кунакка йөрүләре турында җиткерә.

Сюжетны әзерләүчеләр барлык конфессия вәкилләре өчен Казанда җылы каршы алу әзерләнүен искәрткән. 
 

Фото: кадр из видео

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев