Әби дә эшләсә, бәбине кем карар?
Гомер озынлыгы арту кемнедер сөендерә, кемнеңдер эчен пошыра. Киләчәктә пенсионерлар күбәеп, хезмәт яшендәге кеше сизелерлек кимеячәк. Шул чагында пенсионерларны кем ашатыр? Кичә Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты утырышында сүзнең очы гел шул мәсьәлә тирәсендә әйләнде.
Татарстан депутатлары Россиядә пенсия билгеләү һәм түләү буенча яңалыклар кертүгә исәп тоткан федераль закон проекты буенча фикер алышты. Аңлап алгансыздыр инде, норматив үзгәрешләр мондый: проект кабул ителсә, ирләр – 65, хатын-кызлар 63 яшькә кадәр эшләячәк, ягъни биш һәм сигез ел өстәлә.
Утырышта депутатлар каршында чыгыш ясаган төп нотыкчы – Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе идарәчесе Эдуард Вафин сүзне Совет чорын искә төшерүдән башлады. Беренче реформалар 1920 нче елларда кертелә, 1950 нче елларда дәүләт пенсиясе билгеләнә. Ә аннан соң инде тормыш шартлары да, гомер озынлыгы да үзгәрде. 2028 ел фаразлары буенча, ирләрнең уртача гомер озынлыгы – 75,1 яшь, 2034 елда хатыннарның әлеге күрсәткече 85,3 яшькә туры киләчәк. Уртача гомер озынлыгы, пенсия яшенә җитеп, ул чикне узып киткән кешеләрнекеннән чыгып исәпләнә. Аңа җитә алмыйча вафат булганнар әлеге исәпкә керми. Эдуард Вафин чыгышында берничә тапкыр, пенсиягә чыгу яше озынайтылмаса, киләчәктә эшләүче кешеләр саны кисәк азаячагын аңлатты. Башка илләрне дә мисалга китерде. Бер бездә генә түгел, Молдавия, Әзәрбайҗан, Әрмәнстан, Балтыйк буе республикаларында шундый ук үзгәрешләр алдында. Дөрес, пенсиягә иртәрәк чыгу ихтималы булган социаль катлау да бар. Әйтик, биш һәм аннан да күбрәк бала үстерүчеләргә, зыянлы производствода эшләүчеләргә шундый өстенлекләр каралачак. Моңа кадәр пенсиягә чыгу өчен 30 ел хезмәт стажы җыю кирәклеге турында кисәтсәләр, законга үзгәрешләр кертелсә, лаеклы ялга чыкканчы, кимендә 40-45 ел бил бөгәргә тиеш буласың.
Э. Вафин әйтүенчә, республикада якынча 3,9 миллион халык яшәсә, шуның 1,1 миллионы пенсионер һәм аларның яртысы пенсиягә чыккач та беренче елларда эшләвен дәвам итә. Ә ни өчен эшли дигән сорауны төрле фракцияләрдәге депутатлар күтәрде һәм үзләре үк җавап та бирде: керем аз булу эшләргә мәҗбүр итә. Биш-алты елдан эштән кисәк туктыйлар, чөнки сәламәтлекләре какшый. Югары уку йортын тәмамлаган яшьләр эш таба алмый. Пенсиягә чыгу яшен арттыргач, эшкә урнаша алмау мәсьәләсе кабыргасы белән килеп басмасмы? Эдуард Вафин моңа җавап бирергә алынмады. Утырышта катнашкан Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова исә республикада төрле программалар эшләвен һәм Росстат мәгълүматлары буенча дипломлы белгечләрнең 75 проценты эшкә урнашуын җиткерде.
Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионованың сораулары да урынлы иде. Пенсия яше арту сәбәпле, авырып, “больничный”га чыгучылар күбәймәсме, аларның һәркайсына түләү сорала. Бу ягын социаль иминият фонды белән берлектә игътибарга алдыгызмы? Җавапсыз калган сораулар моннан башка да шактый яңгырады. Пенсиягә чыккан карт-карчык күп вакытын онык карауга багышлый. Әби-бабай эшләгәч, бәбиләрне кем карар? Әйе, бездә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен ясле-бакчалар төзелә, ләкин җитәрлек түгел. Бала үстергән өчен пособие яшь ярымга кадәр генә түләнә, шуннан соң байтак кына әниләр эшкә чыга, ә бакчага 3 яшьтән генә кабул итәләр.
Депутат Илсөя Мезикованың сорау-аңлатмасы да утырыштагыларны җанландырып җибәрде. “Минем 40 ел стажым бар, шул еллар дәверендә барлык салымнарны, шул исәптән Пенсия фондына да вакытында түләп бардым. Башкалар да салым түли, шулай булгач, пенсионерны эшләүче кеше ашата дип әйтү дөресме? Хезмәт яшендә һәм пенсиягә чыгар алдыннан вафат булучылар да байтак. Аларның пенсиясе нишләп гаиләләренә бирелми?” Әлеге һавада эленеп калган сорау да бик күпләрне кызыксындыра һәм борчуга сала. Тик ул тиз генә чишелеш таба алмас кебек.
Утырышта бер төркем депутатлар, эшләргә кеше җитми, бушлыкны читтән килгән мигрантлар белән дә тутыра торган түгел дип, чаң сугарга тырышса, икенче төркем закон проектын мондый халәтендә кабул итәргә ярамый диде. Эдуард Вафинга юлланган сорауларның тагын бер күңелгә ятышлысы булды. Аны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле бирде. “Әлеге закон проектын эшләүчеләр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре турында уйладымы икән, 63 яшьтәге сыер савучыны күз алдына китерәсезме?” – дип сорады ул. Җавап кыска булды: алар хакында положениедә берни язылмаган. Әлеге фикерне депутатлар сорау дип түгел, ә тәкъдим буларак кабул итте. Авылларда сыер савучы, механизатор кебек авыр хезмәт башкаручылар да барлыгын, аларның иртә саусызлануын искәртү чыннан да кирәк иде. Фикерләр төрле булуга, дәлилләр күп китерелүгә карамастан, утырышта катнашкан комитет депутатлары федераль закон проектын күпчелек тавыш белән хуплады. Социаль комитет рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, ул беренче укылышта каралачак. Комитет исә тәкъдимнәр көтә.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев