Әбиләр чуагы 5 октябрьгә кадәр булачак

Мин кечкенә чакта бәрәңгене сентябрь ахыры-октябрь башларында гына ала идек. Хәзер бәрәңгеләрен август уртасында ук казып алучылар бар.
Әбиләр чуагы белән дә шул ук хәл. Октябрь башындагы җылы, матур көннәрне генә әбиләр чуагы дип сөйли идек бит. Әллә үзебез үзгәрдек шунда, әллә табигать холыксызланамы, вакытны ашыктырабызмы икән, сентябрь башындагы матур аяз көннәрне дә әбиләр чуагы дип атыйбыз. Хезмәттәшләрем белән дә шул хакта сөйләшеп алдык. Кемдер урамда әбиләр чуагы дисә, кемдер аңа әле иртәрәк ди. Икенчеләр арасында мин дә бар идем. Төшке аш вакытында урамга чыккан идем, ике адым да атламадым, битемә пәрәвез килеп сарылды. Юкка бәхәсләшкәнмен мин әйтәм, чынлап та пәрәвез оча икән бит. Соңгы вакытта әбиләр чуагын беренчесе, икенчесе дип тә сөйли башладылар. Бу, бәлкем, "яшь әбинең чүәгедер", октябрьдә безне нинди һава торышы көтә икән дип, Арча районының Кәче авылыннан табигать күренешләрен күзәтеп, алдагы айның, елның ничек киләчәген белеп торучы Рәсим Солтановка шалтыраттым. Ул исә, нинди сәбәп белән шалтыратуымны әйтеп бетергәнемне дә көтмичә, сөйләп китте.
- Әбиләр чуагы элек 20 сентябрьләрдән соң гына булса, хәзер берничә көнгә иртәли башлады. 5 октябрьгә кадәр көннәр матур җылы торачак. 22 һәм 26 сентябрь яңгыр булыр кебек. 14 августта көн яңгырлы булса, көз пычрак булачак, көннең яртысы аяз, яртысы яңгырлы булса, көз озак киләчәк дигән сынамыш бар. Ул көнне дә иртән аяз иде, төштән соң яшенле яңгыр булды. Имән агачларының да яфракларын өйрәндем. Кайбер яфракларында ак төстәге төймәләр күрдем. Киләсе елда кайбер урыннарда корылык булыр кебек. Җир җиләге дә яхшы булды быел. Көзге уңыш әйбәт булырга тиеш. Ә менә кызыл миләшнең тагын күп булуы борчуга салды. Миләш уңган елны авыру-үлемнәр күп була. Быел февральнең яртысы-март аенда авылыбызда утыз мәет булды. Миләшнең ишелеп уңуы кеше башына дип әйтүләре хактыр. Аллага тапшырган инде, - дип җөпләде ул үзенең сүзен.
Дилбәр Гарифуллина
Без социаль челтәрләрдә: Телеграм, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 июнь 2022 - 18:00Борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, аңа сөт сибегез Әгәр борычлардан мул уңыш алырга теләсәгез, ашламалар турында онытмагыз, бигрәк тә җимешләр барлыкка килгән чорда.8700
-
30 июнь 2022 - 16:00Бөгелмә районында бер егет, әнисе өчен үч алмакчы булып, әтисенең сөяркәсен үтергән Хатын-кызга 60 тапкыр кайчы белән кадаганнар, дип уйланыла.10100
-
30 июнь 2022 - 15:062022нче ел сезонында ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты 2022 нче елның 4 нче июлендә ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районы чемпионаты старт ала.6000
-
30 июнь 2022 - 15:00Үзебезнең машиналарны сатып алучылар транспорт салымыннан азат ителерме? Безнең илдә эшләнгән автомобильләр сатып алган Россия кешеләрен транспорт салымын түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуровка Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов шундый тәкъдим юллаган.7300
-
30 июнь 2022 - 14:00Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк. Закон Дума сайтында чыкты.10100
-
30 июнь 2022 - 13:00КЫРМЫСКАЛАРДАН ЫШАНЫЧЛЫ ЧАРА Бакчадагы кырмыскадан арыныр өчен, бу ышанычлы чараны кулланырга мөмкин.18700
-
30 июнь 2022 - 12:00Ничек ял итәсең, укытучы? Җәй айларын һәркем көтеп ала. Аны бик тә сагынып көтеп алучылар арасына иң элек мәктәп укучыларын һәм аларның остазлары – укытучыларны кертер идек, шулай бит. Укытучы һөнәре арада иң әһәмиятле һәм иң нәтиҗәлеләрдән, шул ук вакытта эше шактый ук киеренкеләрдән санала. Көн саен һәркайсы 30-40 баладан торган сыйныфта дәрес алып барырга кирәк.9100
-
30 июнь 2022 - 11:00ЗАГСка язылу өчен кәгазь документлар кирәк булмаячак Россия ЗАГСлары 2023 елның июненнән электрон документ әйләнешенә күчәчәк, шуңа күрә туу, үлү һәм өйләнешү турында кәгазь таныклыклар кирәк булмаячак. Бу хакта Россия юстиция министры Константин Чуйченко хәбәр итә.12600
-
30 июнь 2022 - 10:0012 яшьлек бала ике кешене үлемнән коткарган Башкортстанда Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә 12 яшьлек малайның батырлыгы турында хәбәр итте.17100
-
30 июнь 2022 - 09:004 мең гаилә көткән яңалык: социаль ипотека программасында катнашучылар да ана капиталын куллана алачак Социаль ипотека программасында катнашучыларга ана капиталын куллану мөмкинлеген кайтардылар. Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган карарны Татарстанда яшәүче 4 мең гаилә көткән.13000
-
30 июнь 2022 - 08:00«Авыл көне»н шәһәрдәгеләр дә ярата Татар Икшермәсендә узучы «Авыл көне»н райондашларыбыз гына түгел, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр дә көтеп ала. Моның шулай икәнлеген Татарстанның күп районыннан тамашачылар булуы тагын бер кат раслый.34001
-
29 июнь 2022 - 18:0095 яшьлек юбиляр Бу көннәрдә Мингәр авылында яшәүче Бибиниса Гыйният кызы Баһманова 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярга мәртәбәле бүләкне җирлек башлыгы тапшырды.45500
-
29 июнь 2022 - 16:30Автоледилар! Сез әзерме? Күптәнге традиция буенча быел да 2 июльдә Сабада автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2022“ бәйгесе үткәреләчәк23500
-
27 июнь 2022 - 23:29Миңгәрдә билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты -2022
-
26 июнь 2022 - 22:50Сабада атларга утырып көрәшү – “Аударыш” буенча дөнья чемпионаты
-
24 июнь 2022 - 09:56Хәтер шәме кабат кабынды
-
24 июнь 2022 - 09:55Хәтер шәме кабат кабынды
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.151900
-
29 июнь 2022 - 17:00Алан Елга авылында кунакта [фоторепортаж] Алан-Елгага 18 нче гасырда Шекше авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Шекше янындагы таулар, тау аслары урманнар белән капланган була. Кешеләр урманнарны кисеп, төпләрен алып яндыралар. Шушы көлле җирдә чәчүлекләр ясап, елга буена килеп яши башлыйлар. Шулай кеше кулы белән аланнар, болыннар барлыкка килә. Исеме дә шуңа Алан-Елга дип атала башлый. 1931 елларда Алан-Елга “Тельман” колхозы дип йөртелә,1956 елда күмәк хуҗалыкларны эреләндерү чоры башлангач, Сәрдә, Шекше, Алан Елганы кушып, “Ирек” колхозы барлыкка килә. Бүгенге көндә Алан Елга Шекше авыл җирлегенә керә. Ике авылны бер-берсеннән исемнәре күрсәтелгән элмә такта гына аерып тора. Алан Елгада хәзер 102 хуҗалык исәпләнә, 289 кеше яши.67402
-
28 июнь 2022 - 06:00“Мичән”бүлекчәсендә төп көчне терлек азыгы әзерләүгә туплаганнар Бу көннәрдә районда “Яшел урак” тулы куәтенә бара. Күпчелек хуҗалыклар күпьеллык культураларның туклыклылыгы кимегәнче кыска вакыт аралыгында сенаж салу белән мәшгуль.51900
-
29 июнь 2022 - 18:0095 яшьлек юбиляр Бу көннәрдә Мингәр авылында яшәүче Бибиниса Гыйният кызы Баһманова 95 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Юбилярга мәртәбәле бүләкне җирлек башлыгы тапшырды.45500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Саба таннары (Сабинские зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47631 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Исмагилов Рустем Габдерауфович
Адрес редакции: 422060, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тукая, д. 95
Телефон редакции: (84362) 2-30-58
Почта филиала для сообщений о фактах коррупции: saba-tannary@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика